Кәвәл приюты язмышын суд хәл итте
Ярты ел инде Кәвәл авылында этләр мәсьәләсе уңаеннан тикшерү бара. Узган елның июнь башында Питрәч район прокуратурасы тикшерү үткәргәннән соң, суд этләр питомнигы эшчәнлеген тыюны таләп итте. Шулай ук җавап тотучыдан җир кишәрлегеннән андагы барлык этләрне чыгаруны йөкләде.
Башта район суды, аннан соң республиканың Югары суды карар чыгарды - прокурор дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерде. Сүз уңаеннан, ул вакыттан бирле приют хуҗасы да алышынган. Мондый үзгәрештән соң этләрне асрау шартлары да яхшырган. Бу турыда хәзерге хуҗа социаль челтәрләрдә үз битләрендә хәбәр итә. Мондагы 58 этне карарга волонтерлар ярдәм итә икән. Хайваннарны яклаучылар Кәвәлдәге әлеге оешманың этләрне аулау, тоту хезмәте, шулай ук җәнлек фермасы, питомник булмавын, ә аның инвалид этләр өчен хоспис булуын аңлатырга тырыша. Шушы вакыт эчендә анда шактый нәрсә үзгәргән, җитешсезлекләр дә бетерелгән.
Әмма бу гына эшне үзгәртми. Суд карары чыгарылганнан соң, аның үтәлеше контроле Питрәч районы суд приставлары хезмәтенә тапшырылган.
Бүлекнең өлкән белгече Лилия Сәлимова бүгенге көндә приютның яшәеше турында сөйләп узды:
- Бурычлы приюттагы барлык этләрне авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлеге территориясеннән чыгарырга тиеш иде. Шулай ук без аны әлеге территориягә өеп куелган калдыкларны утильләштерергә мәҗбүр итәргә тиешбез. Әмма боларның берсе дә эшләнмәгән. Хәзерге вакытта бурычлы таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.
- Шуннан соң нәрсә була?
- Без бурычлыга яңа таләпләр билгеләдек, - дип аңлата Лилия Сәлимова. - Әлеге таләпләр дә үтәлмәсә, суд пристав-башкаручысы аны Федераль законда каралганча, үтәттерүне оештырачак.
- Әлеге этләр кабат урамда калачакмы?
- Юк. Аларга яңа урын эзләдек. Кәвәл приютындагы барлык дүрт аяклы дусларыбыз башка питомникка күчереләчәк. Тиздән әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк.
Җирле халыкның күбесе әлеге үзгәрешләргә сөенеп туя алмый. Ничек кенә дисәң дә, приют башка кишәрлекләргә якын ук урнашкан. Шуның белән шактый кыенлыклар туа. Авылда яшәүчеләр эт тавышыннан зарлана. Приставлар сүзләренә караганда, алардан калган калдыклар, тизәкләр вакытында чыгарылмый. Шуның белән санитария нормалары бозыла. Ни генә дисәң дә, тиешенчә оештырылмаган изге эш, шактый проблемалар китереп чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа