Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2016 ЕЛДА ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДА 70 мең квадрат метр торак төзелеше планлаштырыла. Быел Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2,401 миллион квадрат метр мәйданда йортлар төзелеше каралган.

БОГОРОДСК АВЫЛЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫННАН Камилә Гафурова (беренче дәрәҗә дипломант) һәм Данил Ярочкин (икенче дәрәҗә дипломант) "Талант канатларында" Халыкара проект кысаларында үткән Бөтенроссия конкурс-фестивалендә дипломант булдылар. Конкурс "Талантлар планетасы" фонды тарафыннан оештырылды һәм Казанда үтте. Шушы көннәрдә Казанда үткән "Раштуа әкияте" V Бөтенроссия вокаль-хореография конкурс-фестивалендә "Балачак" вокаль ансамблендә катнашучылар өченче дәрәҗә дипломант булды.

РАЙОНДАГЫ ТӨП ЧЫРШЫНЫҢ УТЛАРЫ СҮНДЕ. Бүген балалар шәһәрчегендә үткән тантаналы чарада районның иң яхшы чыршысы бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде.

9 ГЫЙНВАРДА АРЧАДА ҮТКӘН чаңгы ярышларында Ленино-Кокушкино мәктәбе укучысы Рөстәм Мостафин (җитәкчесе А.И.Чукуров) шәхси зачетта беренче урын алды. Ленино-Кокушкино мәктәбе командасы кече һәм югары төркемнәрдә ике гомумкоманда дүртенче урын алды. Ленино-Кокушкино мәктәбе командасы (җитәкче А.И.Чукуров) Саба районында Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы кысаларында үткән "Күңелле стартлар" зона ярышларында дүртенче урын алды.

3 НЧЕ ТӨЗӘТҮ КОЛОНИЯСЕНДӘ отрядлар арасында иң яхшы кар фигурасы һәм Яңа елга багышланган стенгазета смотр-конкурсына йомгак ясалды. Әлеге смотр-конкурста учреждениенең барлык отрядлары катнашты. Җиңүче отряд билгеләнде. Шулай ук хөкем ителүчеләр арасыннан үзешчән артистлар әзерләгән бәйрәм концерты һәм спорт ярышлары оештырылды.

РАЙОННЫҢ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕНДӘ бәйрәм тантаналары үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре хезмәтчәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Күн һәм Шәле авылларында бәйрәм чаралары аеруча актив үтте. Авыл халкы алдында Казан артистлары чыгыш ясады - Илназ Бах һәм популяр төркемнәр. Бәйрәм чарасында бүләкләр тапшырылды һәм чәй табыны оештырылды.

КЫШКЫ КАНИКУЛ КӨННӘРЕНДӘ район балалар китапханәсендә Питрәч мәктәпләре укучылары өчен "Раштуа каникуллары" чаралары үтте. Әлеге чаралар балаларга күтәренке кәеф бүләк итте, алар яңа ел призлары алды, шулай ук бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса