Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Лаеклы хезмәт итегез, ә без сезне көтеп калабыз”

Район мәдәният йортында иртә таңнан күңелләргә үтеп керерлек "Прощание славянки" музыкасы яңгырап торды. Кайчандыр бабаларыбызны фронтка әлеге музыка астында озаткан булсалар, хәзер аларның оныкларын һәм оныкчыкларын Ватанга хезмәткә озаталар. Бездә шулай каралган, чын ир-ат үзенең нык, чыдам булуын, авырлыкларга каршы тора алуын раслап әлеге сынауны үтәргә тиеш.


Бу көнне иртәдән кар яуды, көннең явым-төшемле булуына да карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Монда армиягә китүче егетләрнең иң якын кешеләре генә җыелган: әтиләре, әниләре, дуслары, һәм әлбәттә инде, сөйгән кызлары.
- Бүген без япь-яшь егетләрне озатабыз, бер елдан алар чын ир-атлар булып кайтачак. Ата-аналарыгыз һәм без сезнең турыда бары тик уңай бәяләмәләр генә ишетик. Районга сезнең кебек егетләр кирәк, без сезне көтеп калабыз, - диде Эдуард Дияров.
Егетләрне армиягә озату көне гаскәрләрне яклаучы изге Дмитрий Солунскийны искә алу көне белән бер көнгә туры килде.
- Армиядә хезмәт итү һәм чиркәүдәге хезмәтнең уртак яклары бик күп - катгый тәртип, дисциплина, устав. Шулай ук гаскәрләрдәге кебек чиркәүдә дә званиесе буенча түбәнрәкләр һәм югарыраклар бар, һәм кеше үз урынында Ходайдан бирелгән званиесе буенча хезмәт итә, - диде егетләргә мөрәҗәгать итеп, Колай чиркәве настоятеле, протоиерей Александр Карпухин.
Иске Йорт авылы имам-хатыйбы Илфат Вафин да армиягә китүчеләргә күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, чыдамлык, алдагы көнгә ышаныч теләде.
Көзге чакырылышта безнең районнан 35 егет армиягә китәчәк. Аларның күбесе Самарадагы шефлыктагы частьта хезмәт итәчәк. Бүген районнан 16 егетне тантаналы рәвештә озаттылар, аларның беренче тукталышы - республика туплау пункты, якташларыбызның Ватан алдындагы бурычларын кайсы өлкәләрдә үтәячәкләре билгеле булачак. Егетләрне гаскәрләргә дә монда билгеләячәкләр.
- Монда сез сим-карталар белән телефоннар алачаксыз, хезмәт итү дәвамында сезнең туганнарыгыз белән элемтәгез өчен түләп торачаклар, 30 минут сөйләшү һәм ун хәбәр җибәрү. Ягъни махсус билгеләнгән вакытта туганнарыгызның солдатның хәлен белү мөмкинлеге булачак. Туганнарыгыз белән ирешкән уңышларыгыз белән уртаклашыгыз, - диде район хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузич.
Бүген Равил Миргазияновны да армиягә озаттылар, ул район чараларында актив катнашучыбыз. Ул барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән залда җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, барлык ата-аналарга рәхмәтен белдерде:
- Безне онытмагыз. Без һичшиксез очрашачакбыз, - диде ул.
Икенче бер булачак солдатыбыз хәрби хезмәткә җитди әзерләнгән. Денис Кириллов Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган. Берничә тапкыр кыр җыеннарында катнашкан, парашюттан сикергән, зәңгәр беретка лаек булган. Бүген аның кәефе дә солдатларча.
- Безнең өчен бер дә борчылмагыз, без намус белән хезмәт итәрбез, - диде ул.
Булачак солдат дәүләт сагына якыннары һәм туганнары турында тыныч күңел белән китәргә тиеш. Өеннән, гаиләсеннән, дусларыннан еракта булса да, егет якыннарының җылысын тоярга тиеш. Пимәр авылыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе улларына шундый игътибар күрсәтәләр дә инде.
- Мин үзем дә армиядә хезмәт иттем, әлбәттә, улымның да хезмәт итүен телим, - ди булачак солдат Ниязның әтисе Рәмис Зиннәтуллин. Нияз Казан элемтә техникумын тәмамлаган, хезмәт итәргә үз теләге белән китә. Ә әнисенең күзләре ирексездән яшьләнә, әлбәттә, ул баласы өчен борчыла.
- Балаларыбыз өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - ди ул. Һәм бу барлык аналарның төп теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса