«Әлбәден-2019» хәрби уеннары» фестивален оештыручылар лаеклы бүләкләрен алды
Кораллы Көчләр ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы «Железная дивизия» клубы бу җәйдә үткәрелгән «Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестиваленең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Шул уңайдан, район хакимиятенең зур залында «Железная дивизия» клубының Хәрби Көчләр ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы советы рәисе Мөдәрис Мөҗәһит улы Шәрипов, Питрәч районы балаларын һәм яшьләрен киң җәлеп итеп, мәдәни-сәнгать идеяләрен тормышка ашырган өчен, әлеге уникаль тарихи фестивальне оештыручыларга һәм җитәкчеләренә грамоталар һәм медаль тапшырды.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестивален уздыруга һәртөрле ярдәм күрсәткәне өчен «24 нче мотоукчылар железная дивизиясенә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.
Грамота белән «Әлбәден 2019» хәрби уеннары» уникаль фестивален әзерләү һәм уздыру вакытында нәтиҗәле хәрби-тарихи агарту эше өчен Питрәч районының туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина бүләкләнде.
Питрәч районы балаларын һәм яшьләрен киң җәлеп итеп, мәдәният-сәнгать идеяләрен тормышка ашырган, «Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестиваленең эчтәлеген һәм атмосферасын рухи яктан баеткан өчен «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге директоры Таҗиева Наилә Камил кызы грамота белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа