Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино һәм Шәле авыл җирлекләрендә бер елда нинди эшләр башкарылган?

Бу турыда җирлек башлыклары халык белән очрашуларда хисап бирде.

95 ЯКТЫРТКЫЧНЫ АЛЫШТЫРДЫЛАР, ЮЛЛАРГА АСФАЛЬТ ҖӘЙДЕЛӘР 

Ленино-Кокушкино авылында чаңгы трассасын яктырттылар. Яшьләр үзәгенә, һәйкәлгә, мәчеткә, чиркәүгә кадәр илтүче юлларга асфальт җәелде. Ленино-Кокушкино һәм Олы Бутыркада Җиңү һәйкәленә косметик ремонт ясалды. 
Җирлектә сафтан чыккан 95 урам яктырткычы алыштырылды һәм өстәмә 25 лампочка урнаштырылды. Ике фатирлы йортта электр үткәргечләре алыштырылды, тагын икесендә түбә ябылды. 
Үзара салым акчасына Гагарин урамындагы балалар мәйданчыгы янындагы территорияне төзекләндерүне төгәлләделәр. Черемышево һәм Олы Бутыркада авыл эчендәге юллар ремонтланды. Камалиев урамы буенча өлешчә чокырлар ямау эшләре башкарылды, Кооператоров урамы буенча су бүлү җайланмалары урнаштырылды. Быел юл эшләре дәвам итәчәк. 
Авыл советы экология мәсьәләләрен дә контрольдә тота. Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерделәр. Центральная урамындагы карт агачлар киселде, яңалары утыртылды. 

Ленино-Кокушкинода 2022 елда Гагарин урамындагы 12 нче йортка, Садовая урамындагы 11 нче йорт, Гагарин урамындагы 13,14,15 нче йортларның фасадларына капиталь ремонт ясалачак. Яңа төзелә торган урамнарга газ кертү буенча эшләр башкарылачак, бу Звездная, Казанская, Луговая, Озерная, Бәхетле, Овражная, Солнечная урамнары. 

Юбилейная урамында 250 метр юлга асфальт салу, Камалиев урамында тротуар төзү, Клубная урамы буенча 50 метр юлны ремонтлау планлаштырыла. Музей-тыюлык территориясен төзекләндерү дәвам итәчәк. 
Президиум докладларыннан соң җыенда катнашучылар үз сорауларын бирделәр. Бик күп төрле мөрәҗәгатьләр булды: авыл үзәгендәге котырып үскән чүп үләннәре, күп фатирлы йортларны ремонтлау, теркәлмәгән сарайларны сүтү буенча да. Чүп үләненә каршы көрәшкә бергәләп керешәчәкләр, өмәләр оештырачаклар, быел берничә йорт «Безнең ишегалды» программасына керде, ә рәсми булмаган сарайлар сүтеләчәк. Алар урынына дача участоклары янында тозланган яшелчәләр, кайнатмалар саклау өчен, велосипед, чаналар куяр өчен махсус корылмалар эшләнәчәк. Авыл халкы, балалар бакчасы янында тукталу урыны кайчан булыр икән, дип тә кызыксынды. Быел вак таш җәелгән тукталу урыны булачак, дип җавап бирделәр аларга.


АМБУЛАТОРИЯ РЕМОНТЛАНДЫ, МӘЧЕТНЕ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ТЕЛИЛӘР 

2021 елда табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалуы Шәле авыл җирлегендә иң зур вакыйга булды. Медперсонал өчен дә, пациентлар өчен дә хәзер уңайлы шартлар тудырылган. 
Җирлектәге юлларны, нигездә, үзара салым программасы буенча төзекләндерәләр. Шәледә Казанская, Овражная, Подгорная, Ковали, Муса Җәлил урамнарында 1054 метр, ТатЦИКта 90 метр юлга вак таш җәелгән. 
Хәйруллин, Һади Такташ, Дружба урамнары буенча су белән тәэмин итү торбалары чистартылды, Овражная урамы коесына насос куелды. Советская, Казанская, Ковали, Кооперативная, Муса Җәлил, Вахитов һәм Ленин урамнары буенча электр белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләделәр. 

Шәле авыл җирлегендә быел иске авария хәлендәге агачлардан арынырга, зират территориясендә агачларны тәртипкә китерергә, юллар салуны дәвам итәргә ниятлиләр. 

Шәледә 1895 елда төзелгән агач мәчетне торгызу планлаштырыла. Халык җыенында халыктан, борынгы бинага нинди статус бирергә теләүләре белән кызыксындылар, мәчетме яки музеймы. Күпләр беренче вариантны сайлады. Тиздән бинаны җентекләп тикшерү һәм әлеге тема буенча фикер алышу өчен халык белән очрашу уздырачаклар. Аннары хакимият республикага мәдәни мирас объектларын торгызу программасына кертү өчен мөрәҗәгать әзерләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса