Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчеткә йөрүчеләр каток ясаган

Көек авылында яңа боз шугалагы эшли башлады. Ул мәчет янында урнашкан. Җирле халык бу урынны инде яратып та өлгергән.

Көек авылында яшәүче Татьяна Кәримова оныгы Самира белән көн саен яңа боз мәйданчыгына килә. Самирага алты яшь һәм ул инде ышанычлы рәвештә тимераякта шуа.
- Минем үземнең күптән тимераякка басканым юк. Көеккә күчеп килгәч, еш кына Казанга шугалакка йөри башладык. Гадәттә Дубравная урамына бара идек. Хәзер юл аша гына менә дигән шугалак барлыкка килде. Биредә боз да яхшы сыйфатлы, - дип сөйләде безгә Татьяна Николаевна.
Боз мәйданчыгы Көек авылы мәчете мәхәлләсе халкы акчасына төзелде. Янәшәдә генә киенү өчен җылы бина төзелгән. Шугалак яктыртылган. Анда шуарга һәм уйнарга теләүчеләр бик күп. Шуңа күрә шугалакның эш вакытын билгеләгәннәр.
- Көндез бушлай шуу оештырылды. Балалар өчен 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә вакыт билгеләнгән. Аннары 18.00дән 20.00гә кадәр яшьләр килә, 20.00дән соң олылар хоккей уйный, - дип билгеләп үтте Ильяс Әшрәпов. Рөстәм Бакиров, Фәнис Хәкимуллин һәм башка мәчет мәхәлләсе кешеләре белән бергә алар җирле социаль проект инициаторлары һәм оештыручылары булдылар. Инде зур эш башкарылды. 2012 елдан башлап, битараф булмаган җирле халык акчасына бу урында мәчет һәм аның янәшәсендәге объектлар төзелде. Авыл халкы арта, ә инфраструктура төзелеп җитешми. Шуңа күрә спорт мәйданчыгы – балалар һәм яшьләрне җәлеп итү урыны оештырырга кирәк дигән карарга киленде.
Инициатив төркем ел әйләнәсе эшли торган универсаль мәйданчык ясарга планлаштыра.
- Хәзер боз астында ком. Язын без бетон җәеп, резин өслек ясарга телибез. Ул чакта биредә волейбол, баскетбол, теннис уйнарга мөмкин булачак. Моның өчен акча кирәк, - дип планнары белән уртаклашты Фәнис Хәкимуллин.
Район шулай ук мондый башлангычларны хуплый – җир бүлеп бирде һәм спорт инвентаре белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Алга таба үсеш өчен шактый акча кирәк. Биредә һәр ярдәм һәм хуплауга шат кына булачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: милли сәясәт