Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пановка авыл мәдәният йорты директоры Евгений Ломовой: “Һөнәр үзе мине сайлады”

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан газетабызның бүгенге санның төп герое - Пановка авыл мәдәният йорты директоры Евгений Ломовой

Авылда мәдәният хезмәткәре - бик мөһим һәм кирәкле кеше. Ул авыл халкының көннәрен онытылмаслык хис-кичерешләр белән тулыландыра, проблемалардан арынып торырга ярдәм итә, күңел ачу һәм елмаюлар бүләк итә. Евгений Ломовой 16 ел инде пановкалыларга күңелсезләнергә ирек бирми, авыл кешесенең гадәти көнен бәйрәмгә әверелдерә.

 

Балалар бакчасында да, мәктәптә дә бер генә бәйрәм дә Евгений Ломовой катнашыннан башка узмаган. Күрше балалар белән урамда уйнап йөргәндә дә әллә нинди кызыклар уйлап тапкан ул. Бервакыт ул кышны матур итеп озатып җибәрергә кирәк дигән карарга килә. Ул дуслары белән Май чабуга карачкы ясый да, яшьтәшләрен бәйрәмгә чакыра. Тик карачкыны яхшылап яндырырга өлгерми калалар – олылар утны сүндерә. Ул чагында Евгенийны әлеге идеясе өчен башыннан сыйпамыйлар, тик ул кәефсезләнми, алга таба саграк кына эш итә башлый.
- Театрда мин алты яшьтән уйный башладым. “Резиновый ежик” исемле беренче җырны биш яшемдә авыл клубы сәхнәсендә башкардым. Аннары Марина Козырева җитәкчелегендәге балалар ансамбленә йөрдем. Шулай ук үзем генә дә, дуэтта да җырладым, - дип искә ала ул. Нәкъ менә Марина Козырева Евгенийда музыкага мәхәббәт тәрбияли һәм бүгенге көнгә кадәр аның төп остазы булып кала.
Югары сыйныфларда укыганда ук инде укучыга авыл бәйрәмнәрен үткәрүне ышанып тапшыра башлыйлар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бар халыкны гаҗәпләндереп медицина училищесына укырга керә. Тик монда да иҗат эшеннән туктамый, төрле чараларның сценаристы, режиссеры, актеры һәм артисты була.
Тиздән Евгений Ломовой диплом ала, тик шунда ук һөнәре буенча эшкә урнашырга мөмкинлек булмый, ә егетнең тизрәк эшкә керешәсе килә. Бу вакытта авыл клубы декабрь ахырында халык яңа ел чараларын көткәндә мөдирсез калган була. Евгенийдан ярдәм итүен сорыйлар, аны бер айга гына дип эшкә урнаштыралар.
- Мин үземне сынап карарга булдым, өстәвенә, тәҗрибә дә зур иде. Дусларым бик теләп ярдәмгә килде. Пәрдәләрне юып үтүкләдек, сәхнәне бизәдек, биш метрлы зур чыршы куйдык, балалар чыршысын һәм бал-маскарадны уңышлы үткәрдек, - ди Евгений. Клуб начар хәлдә була. Ул вакытта яшь мөдир төзүче Һәм маляр күнекмәләрен үзләштерә. Авылдашлары белән бергә директор кабинетын һәм костюм бүлмәсен ремонтлыйлар, тамашачылар залын үзгәртәләр. Бөтен хезмәт хакы буяуга һәм шпаклевкалауга китә. Питрәч район мәдәният йортында ремонт башланганда, иске техника, келәмнәр һәм паласлар, теннис өстәле, стена плитәләре – иске һәм кирәксез әйберләрнең барысын да Евгений Пановкага алып китә. Барысының да кирәге чыга. Якташы Юрий Федоровның матди ярдәме белән сәхнә өчен яңа пәрдә, заманча музыка җиһазлары барлыкка килә. Менә шундый мәшәкатьләр белән Евгений берничә ел нәтиҗәле эшли. Ул үз эшен табуын аңлый һәм ныклап уку белән шөгыльләнә башлый. Башта Алабуга мәдәният училищесын, аннары Казан мәдәният һәм сәнгать институтын кызыл диплом белән тәмамлый.
2014 елдан авыл клубы яңа бинага - күпфункцияле үзәккә күчә. Евгений Ломовой җитәкчелегендә биредә 10 вокал ансамбль, хореография коллективлары, шулай ук шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча түгәрәк эшли. Авылда ел саен бик күп бәйрәмнәр: авыл көне, Республика көне, Май чабу, Раштуа, Көзге бал һәм башка күңелле чаралар үткәрелә. Иң зур һәм гадәти булмаган чараларның берсе - Балыкчы көне. Пановка плотинасында Татарстанның төрле районнарыннан балык тотарга яратучылар ярыша.
- Минем эшем - ул илһам. Хәтта медик булсам да, мин иҗат белән шөгыльләнүдән туктамас идем. Әмма язмыш кушуы буенча һөнәр мине үзе сайлады. Болар барысы да бәхетле очраклылык түгел. Безнең өлкәдә очраклы кешеләр юк, - диде Евгений Ломовой.

«Самоцветы» фольклор ансамбле җитәкчесе Евгений Ломовой коллектив белән бергә Лаеш районында узган «Каравон-2019» Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса