Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайловка 100 яшь тулды

Николай Михайловның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Мәскәүне азат иткән өчен», «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, юбилей медальләре бизи.

Фронтовикның йорт яны территориясен төсле шарлар белән бизәделәр, аның рәсеме һәм кыскача биографиясе белән зур плакат элделәр. Аннан соң ветеранны урамга концертка чакырып чыгардылар. «Селяне» иҗат ансамбле хәрби җыр башкарды, ә яшь армиячеләр аның батырлыгына һәм кыюлыгына тантаналы марш белән дан бирделәр.

Юбиляр янына район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле  Сәрия Сабурская килде. Мөхтәрәм кунаклар аңа олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесе, котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.

Ветеран йортына бу көнне барлык туганнары һәм якыннары җыелды.

- Нинди  олы юбилей! Уйлап кына карагыз әле, 100 яшь! Ул туганнан бирле тулы бер чор узган. Коллективлаштыру, кулаклаштыру, Сталин чорлары, сугыш... Боларның барысы да инде күптән булган, ә әти барысын да хәтерли. Командирларның исемнәренә кадәр, - дип сөйли ветеранның улы Виктор Михайлов.

Николай Михайлович 1920 елда Балык Бистәсе районының Еловое Паново авылында туган. Амурның Кызыл Байрак флотилиясендә хезмәт иткән.

- Сугыш башланганда солдатлардан: «Мәскәүне кем саклаячак?», дип сораганнар. Әти кыю рәвештә алга ике адым атлаган, - дип искә ала улы әтисе сөйләгәннәрне.

Сугышчыны беренче ранг капитаны подполковник Маслов җитәкчелегендә 84 нче диңгез бригадасына  билгеләгәннәр. Николай Михайлович Клин, Высоцк, Волоколамск, Солнечногорск шәһәрләрен азат итә. 180 нче   аерым разведрота укчылар дивизиясе составында Курск сугышында катнаша. Үзенең батырлыгы  өчен Совет армиясе офицеры бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Николай Михайлович мәдәният бүлеген җитәкли, партия райкомы инструкторы булып эшли.

- Безнең бабай тормышны бик ярата. Беркайчан да зарланмый. Һәрвакыт көр күңелле, - ди оныклары Вячеслав һәм Анна. – Безнең барыбызга да ул тормышны яратучы, чыдамлык  һәм ныклык үрнәге булып тора, - дип йомгаклады алар сүзләрен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 100 ел ТАССРга 100 ел