Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат"
Физкультурачылар көне белән котлау
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ветераннар һәм спорт сөючеләр!
Сезне чын күңелдән спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - Физкультурачылар көне белән котлыйм! Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта баруына бик шатмын. Ел дәвамында безнең районда уза торган барлык зур спорт чараларына барырга тырышам. Минем өчен спортчылар көчле холыклы, үҗәт һәм ихтыяр көче белән аерылып торган кешеләр. Без сезнең, һәрберегез белән горурланабыз! Бигрәк тә көрәш, футбол, баскетбол, хоккей, тхэквондо һәм башка спорт төрләрендә уңышка ирешүче балалар сөендерә. Монда, һичшиксез, тренерларның казанышларын һәм өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Еш кына сез үз тәрбияләнүчеләрегез өчен остаз гына түгел, ә аларның чын дустына да әйләнәсез. Алар өчен сез үрнәк, киңәшче, лидер. Шуның өчен зур рәхмәт! Сезгә һәм тәрбияләнүчеләрезгә сәламәтлек, уңышлар, спорт мәйданнарында яңа үрләр, зур җиңүләр телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы-район Советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа