Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Аларны нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үттеләр

Эчке хезмәт  лейтенанты Игорь Ананьев  хезмәт эшчәнлегендә югары казанышлары өчен Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россиянең баш суд приставы Дмитрий Аристовтан Рәхмәт хаты алды. Игорь 3 ел инде суд приставлары бүлегендә эшли. Хоккей белән кызыксынучы питрәчлеләр аны яхшы белә. Район җыелма командасында ул кайчандыр иң яхшы сакчыларның берсе саналган, 4 тапкыр чемпион булып калган, «Алтын алка» алган. Укуын тәмамлаганнан соң Ерак Көнчыгышта радиоэлектрон көрәш гаскәрләрендә хезмәт иткән.

– Армиядән кайткач, безнең бүлеккә хезмәткәр кирәк булуы турында белдерү күрдем. Шулай итеп монда эшли башладым, - дип уртаклашты Игорь Ананьев.
Аның хезмәттәше, 29 яшьлек яшь белгеч, кече лейтенант Илья Курмышев та хезмәтендә аерылып тора. Ул «Россия суд приставларының федераль хезмәтендә судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча иң яхшы суд приставы» конкурсында 2 нче урынны алды. Җиңүчеләрне 2021 елның хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Яшь хезмәткәрне спорт кибетеннән бүләк картасы белән бүләкләделәр. Илья Курмышев бүлектә ел ярым эшли. Эшкә Севастополь шәһәренең диңгез пехотасында хезмәт итеп кайтканнан соң урнашкан.

Илья һәм Игорь вазифаларына суд һәм суд приставларының куркынычсызлыгын тәэмин итү керә.
Шулай ук Россиянең баш суд приставы бүлек башлыгы район бүлегенең өлкән суд приставы Илзирә Зариповага Рәхмәт белдерде. Суд приставы-башкаручы, эчке хезмәт лейтенанты Алсинә Силина «Хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X