Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ун шугалак барлыкка киләчәк

Питрәч авылына керү юлында беренче тапкыр шугалак ясалачак.

Кощак, Күн, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Пимәр һәм Чыты авылларында, шулай ук Көек авылы мәчете янында шугалаклар ясау планлаштырыла.

Һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле эшләр башланмаган әле, — дип уртаклашты район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова. - Уңай температуралар аркасында кичектерелде, беренче салкыннарны көтәбез».

Узган ел шугалаклар балалар шәһәрендә һәм наратлыкта чаңгы базасы янында урнаштырылган иде.

Быел питрәчлеләр шулай ук 2020 елда ачылган чаңгы базасында да шуа алачаклар.

Стадионда төзекләндерелгән чаңгы трассасының озынлыгы 3 км тәшкил итә, шуның 1,5 километры 17.00дән 22.00гә кадәр яктырту җайланмалары белән җиһазландырылган. Эш көннәрендә чаңгы базасы 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса