Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында янгынга каршы махсус режим кертелә

    20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр районда билгеле бер чикләүләр гамәлдә булачак.

    Питрәчтә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Янгын-коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Александр Ильин хәбәр иткәнчә, районда янгыннар белән тотрыксыз хәл күзәтелә. Агымдагы елда 97 янгын чыккан, узган ел 72 булган. 3 декабрьдән башлап кына да 4 янгын очрагы теркәлгән. Колай авылында шәхси торак булмаган йорт һәм сарай, Иске Шигали һәм Надеждинода – агач мунча, Көек авылында «Светлый» торак комплексында корылма һәм контейнер янды.

    - Янгын сәбәпләре: электр җиһазларын дөрес кулланмау, тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү һәм башкалар. Бүгенге көндә кайбер профилактик чаралар үткәрелә. 21 профилактик төркем эшли, аңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре керә. Шулай ук янгын хәбәргечләрен кую буенча да актив эш алып барыла, - дип сөйләде Александр Юрьевич.

    Район башкарма комитеты карары нигезендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

    - Бу чорда район торак пунктлары территорияләрендә, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллануны тыю билгеләнә. Мондый урыннарга Питрәч авылыннан Казанга таба чыкканда урнашкан вертолет мәйданчыгы һәм район үзәгеннән Күн авылына таба бару юлында  урнашкан автодром территориясе керә, - дип аныклык кертте район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Пушков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: