Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан ТРның атказанган механизаторы Равил Фәйзуллин үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте.

Равил Кадыйр улы Фәйзуллин Колай авылында туып, шунда урта белем алган.

Туган җирен, туган ягын яратуы, аны гомерлеккә туган җиренә бәйли. Озак уйлап тормыйча, мәктәпне тәмамлаганнан соң Чабаксар СПТУына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап белгечлек алгач, туган хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. 

Авыр вакытлар безнең яшьлегебезгә туры килде, әмма сугыштан соңгы елларда туган яшьләр өчен алар куркыныч түгел иде, чыныгу авыр булды, - дип искә ала ул елларны язмамның герое. - Мин 15 яшьтән тракторда эшли башладым. Алтай краенда өч ел хезмәт иткәч, яңадан туган хуҗалыгыма әйләнеп кайттым. 

Равил Кадыйрович һәрвакыт эшен бөтен күңелен биреп, намус белән башкарган. Дүрт ел рәттән аны «Бишьеллык ударнигы» медальләре белән бүләклиләр. 1981 елда аңа өченче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены, ә биш елдан соң икенче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены тапшырыла. Ул республика съездларында катнашкан. 1993 елда «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән югары исем ала. Барлык төр трактор, комбайннарда эшли, соңгы елларда туган Колай авылында автозаправкада эшли. Ул 2004 елга кадәр хезмәт куйган. 
Равил Кадыйровичның шәхси тормышы да уңышлы корыла. 1971 елның көзендә Эльгиза Магомедовна белән очрашкач, шул ук елны өйләнешәләр, шул вакыттан бирле алар бергә тигез гомер итәләр. Уллары Рафаэль һәм кызлары Гүзәлне тәрбияләп үстергәннәр. Балалар һәм дүрт онык әби-бабай янында һәрвакыт көтеп алынган кунак. Бигрәк тә алар бабайлары белән шахмат уйнарга яраталар. 
Равил Кадыйровичның яраткан хоббие да бар. Бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата, ә аеруча помидор үстерүгә зур өстенлек бирә. Аның кайберләре бер килограммга кадәр җитә икән. 
Бу көнне аны күркәм юбилее белән котларга район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Газинур Фәйзуллин, туганнары, күршеләре килде, алар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса