Питрәчлеләр өлкән кешене “уллыкка ала” алалар
Безнең республикада "Өлкән яшьтәге кешене асрамага алу" дип исемләнгән пилот проектын гамәлгә ашыру турындагы карар кабул ителде.
Карт кешеләргә ярдәм итү схемасы гади: сәламәтлек халәте буенча үз-үзләрен авырлык белән караучы олы кешеләргә картлар йортында түгел, ә асрамага алган гаиләдә яшәргә тәкъдим итәләр. Проектның төп бурычлары - ялгыз кешеләр өчен гаилә тирәсен барлыкка китерү, аларга көнкүрештә психологик ярдәм күрсәтү.
Өлкән яшьтәге кешене үзенә алырга карар кылган гаиләләр аны кирәкле кайгырту, азык-төлек, дарулар, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә, табибка кадәрге медицина ярдәме күрсәтергә, гомуми көнкүреш һәм, әлбәттә, уңайлы психологик климат оештырырга тиешләр.
Өлкән яшьтәге кешене асрамага билгеле бер таләпләргә туры киләчәк гаиләләр ала ала. Бу торак мәйданы булу, яшәү минимумындагы керем. Моннан тыш, хроник характердагы төрле авыртуларның, гаилә әгъзаларында зарарлы бәйлелек булмау, шулай ук хөкемгә тартылганмы, юкмы икәнлеген дә тикшерәчәкләр.
Асрамага алган гаиләләргә өлкән кешене тоту өчен акча түләнәчәк. Түләү өлкән кешенең инвалидлыгыннан һәм кеременнән торачак. Минималь түләү 4 мең сум тәшкил итәчәк һәи пенсионер кеременең 75 проценты гаиләнең гомуми бюджетына китәчәк. Әгәр дә өлкән кеше II группалы инвалид икән, ул чагында 6 мең, ә әгәр дә I группада икән - 8 мең сум.
Әгәр дә кем дә булса мондый рәвештә үзенә гаилә таба ала, ялгызлыкны җиңә, тирә-як өчен файда китерүен тоя икән, димәк, эшнең бу формасы акланачак һәм ул үсүгә лаек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа