Бүген тавыш бирүнең соңгы көне.
Районның рәсми аккаунтында халыкка төзелә торган балалар бакчалары өчен исем сайлауда катнашырга тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, районда илкүләм проект буенча – Богородск авылында 120 урынлык һәм Көек авылында 220 урынлык балалар бакчалары төзелә.
Богородск авылы балалар бакчасы буенча 64, ә Көек авылы балалар бакчасы буенча 75 вариант алынды. Алар арасыннан 10шар вариант сайлап алынды.
Тавышны түбәндәге сылтамалар аша бирергә мөмкин:
Богородск авылы балалар бакчасы
Көек авылы балалар бакчасы
Балалар бакчаларының исеме нинди булачагы сездән тора!