Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең «Акчарлак» лагере яңа сезонын башлый

Балалар өчен иң матур вакыт - каникуллар җитә. Алар өч ай рәхәтләнеп ял итәчәк.

Менә шул ялларны күңелле дә, файдалы да үткәрү өчен, барысын да алдан планлаштырып куюың хәерле. Каникуллар сезоны турында хәбәрчебез яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Марина Кузнецова белән әңгәмә корды.

- Берничә көннән балаларның җәйге каникуллары башлана. Күпчелек ата-аналар инде бүгеннән баласының ялы күңелле дә, файдалы да үтүе, аны кайда урнаштырып булуы турында борчыла. Бу планда иң яхшы вариантларның берсе - лагерь. Марина Юрьевна, «Акчарлак» лагере балаларны кабул итәргә әзерме?

- Бүгенге көндә лагерь ачылуга әзерләнә. Территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды, андагы агачлар киселде, корыган агач ботаклары җыештырылды, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясалды. Барлык корылмаларны дератизация белән эшкәртү турында да онытмадык һәм лагерь балалар кабул итәр алдыннан үләнне чабып, территорияне талпанга каршы эшкәртәчәкләр.
Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, киемнәрне юу, урын-җир кирәкяракларын камералы дезинфекцияләүгә, медицина хезмәте күрсәтүгә килешүләр төзелде. Ягъни, лагерьда балаларга уңайлы һәм яхшы булсын өчен, барлык мәсьәләләр дә уйланылган.

- Лагерьда балаларның иминлеге мәсьәләсе ничек тормышка ашырылачак?

- Террорчылыкка каршы саклану максатыннан автомат янгын, тревога сигнализацияләре төймәләре, территорияләрдә видеокүзәтү урнаштырылды, лагерьга керү режимына контроль көчәйтелде.

- Ничә смена планлаштырылган?

- Быел 3 стационар смена һәм палатка тибындагы ике смена планлаштырылды. Беренче смена 12 июньнән башлана һәм 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче смена 7 июльдән 24 июльгә кадәр, өченче смена 8-14 августта булачак. 6 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Моннан тыш, палаткалы лагерь да эшләячәк. Беренче смена – 8 августтан 14 августка кадәр, икенче смена - 18- 24 августта.

- Өйдән озакка китәргә теләмәүче балаларның бер өлеше мәктәп яны лагерена йөри. Бу сезонда аларның мондый мөмкинлеге булачакмы?

- 1 июньнән башлап районның 6 мәктәбендә көндезге лагерьлар ачылачак. Аларда эш 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, каникулларның беренче аенда аларда 434 укучы ял итәчәк. Мәктәптә учетта торучы балаларга, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә учетта торучы балаларга һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, 1 июльдән 21 июльгә кадәр районның 6 мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерьлары ачылачак, аларда 200 укучы булачак. Быел балалар өчен каникулларны оештыруның мондый форматына сорау зур булды.

- Балаларның нинди дә булса өлеше барыбер үз ирекләрендә калыр, мөгаен. Бу бигрәк тә эшләүче, көндез балаларын карый алмаучы ата-аналар өчен актуаль.

- Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен 2 июньнән 26 августка кадәр Питрәч авылында 6 ял мәйданчыгы эшли башлаячак, һәм берсе - Ленино-Кокушкино авылында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса