Анда асфальт катлам булачак.
Район үзәгендә Осипов урамында тротуар салына. Эшкә якынча 2 атна элек керешкәннәр. Тротуарның гомуми озынлыгы - 722 метр, киңлеге – 1,5 метр.
Хәзерге вакытта 400 метрга вак таш, ком сибелде, поребриклар куелды, калган участокта да 300 метрда эш башкарасы бар. Тротуар асфальт белән капланачак", - дип сөйләде прораб Руслан Нурмиев.
Июнь ахырында тротуар тулысынча әзер булачак. Алар арасында съездлар да бар, аларны да төзекләндерәчәкләр, шулай ук юл билгеләре һәм җәяүлеләр кичүе урнаштырылачак.