Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Портфелем бар, димәк мин инде мәктәп укучысы”

Август аенда ата-аналар балаларын яңа уку елына әзерләү – гардеробны яңарту, портфель җыю кебек эшләр белән мәшгуль. Беркемгә сер түгел, бу рәхәтлек күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен шактый кыйммәткә төшә. Аларның финанс чыгымнарын җиңеләйтү өчен, безнең республикада унөч ел элек «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе барлыкка килде. Һәм ул ел саен үткәрелә. Питрәч районы да бу игелекле эштән читтә калмый һәм һәрвакыт акциягә кушыла.

Питрәч администрациясе янындагы мәйдан 1 сентябрьдәге парадны хәтерләтте, монда ап-ак блузкалардан, сарафаннардан киенгән, чәчләренә бантлар таккан нәни кызчыклар, костюмнар, күлмәкләр кигән, галстуклар таккан малайлар җыелды. Аларга мәктәп образын тулыландыру өчен бары тик рюкзаклар гына җитми иде.
Нәкъ менә монда аларны берсеннән-берсе матур сумкалар көтә дә иде инде. Бу көнне биредә булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру тантанасы узды.
Район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минголов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, балаларга укуларында уңышлар, ә ата-аналарга сабырлык һәм көч теләделәр, соңыннан бүләкләр өләштеләр. Хәзер булачак беренче сыйныф укучылары район мәктәпләренең лаеклы укучылары булу өчен тулысынча әзер, алар ата-аналарын, укытучыларын, әби-бабайларын яхшы билгеләр белән сөендерергә вәгъдә итәләр.
Күп кенә ата-аналар әлегә портфель алмаулары турында әйтте, шуңа да мондый бүләк алар өчен бик урынлы булган. Әлбәттә, араларында инде балаларын мәктәпкә әзерләп бетерүчеләр дә бар.
- Кызыбыз Миланага букча сатып алдык инде, - диде Людмила Зимирева. - Шулай да бүләккә без бик шат, аның кирәге чыгачак, чөнки биш балам бар, шуңа да аларның берәрсенә ул, һичшиксез, кирәк булачак. Без акциядә инде икенче тапкыр катнашабыз, олы улыма берничә ел элек портфель тапшырдылар, ул аның белән рәхәтләнеп йөрде, - дип искә алды Людмила.
- Безгә, күп балалы гаиләләргә, бу бик зур ярдәм, - диде өч бала анасы Диләрә Шәфыйкова. - Улым Нил бик канәгать, аркасына рюкзак кидергәч бик нык шатланды, - дип билгеләп үтте ул.
- Портфельне тизрәк ачып карыйсым килә, анда нәрсәләр бар икән, - диде кызыксынып Нил. – Анда нәрсә генә булмасын, мин аңа шулкадәр шат һәм шундый бәхетлемен. Чөнки минем портфелем бар, димәк, мин инде мәктәп укучысы, - диде куанып малай.
Балалар мәктәпкә баруларын түземсезлек белән көтә. Барыннан да бигрәк булачак беренче сыйныф укучылары сөенә, хәзер алар өчен яңа тормыш – мәктәп тормышы башлана. Алар балалар бакчасындагы уеннарын мәктәп дәресләренә алыштыруларына бик шат, чөнки алда аларны яңа белемнәр һәм шөгыльләр көтә. Мәктәп тормышы башлану белән аларның ваемсыз, рәхәт балачакларына ишекләр бераз ябыла төшсә дә, балалар яңа, зур һәм җаваплы тормышка әзер.
Мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акча район оешмалары һәм учреждениеләренең ярдәмчел хезмәт коллективлары, шулай ук битараф булмаган иганәчеләребез ярдәме белән тупланды.
Калган букчалар да хуҗаларына барып ирешәчәк, аларны балаларга мәктәпләрдә тапшырачаклар.

Питрәч администрациясе янындагы мәйдан 1 сентябрьдәге парадны хәтерләтте, монда ап-ак блузкалардан, сарафаннардан киенгән, чәчләренә бантлар таккан нәни кызчыклар, костюмнар, күлмәкләр кигән, галстуклар таккан малайлар җыелды. Аларга мәктәп образын тулыландыру өчен бары тик рюкзаклар гына җитми иде.
Нәкъ менә монда аларны берсеннән-берсе матур сумкалар көтә дә иде инде. Бу көнне биредә булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру тантанасы узды.
Район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минголов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, балаларга укуларында уңышлар, ә ата-аналарга сабырлык һәм көч теләделәр, соңыннан бүләкләр өләштеләр. Хәзер булачак беренче сыйныф укучылары район мәктәпләренең лаеклы укучылары булу өчен тулысынча әзер, алар ата-аналарын, укытучыларын, әби-бабайларын яхшы билгеләр белән сөендерергә вәгъдә итәләр.
Күп кенә ата-аналар әлегә портфель алмаулары турында әйтте, шуңа да мондый бүләк алар өчен бик урынлы булган. Әлбәттә, араларында инде балаларын мәктәпкә әзерләп бетерүчеләр дә бар.
- Кызыбыз Миланага букча сатып алдык инде, - диде Людмила Зимирева. - Шулай да бүләккә без бик шат, аның кирәге чыгачак, чөнки биш балам бар, шуңа да аларның берәрсенә ул, һичшиксез, кирәк булачак. Без акциядә инде икенче тапкыр катнашабыз, олы улыма берничә ел элек портфель тапшырдылар, ул аның белән рәхәтләнеп йөрде, - дип искә алды Людмила.
- Безгә, күп балалы гаиләләргә, бу бик зур ярдәм, - диде өч бала анасы Диләрә Шәфыйкова. - Улым Нил бик канәгать, аркасына рюкзак кидергәч бик нык шатланды, - дип билгеләп үтте ул.
- Портфельне тизрәк ачып карыйсым килә, анда нәрсәләр бар икән, - диде кызыксынып Нил. – Анда нәрсә генә булмасын, мин аңа шулкадәр шат һәм шундый бәхетлемен. Чөнки минем портфелем бар, димәк, мин инде мәктәп укучысы, - диде куанып малай.
Балалар мәктәпкә баруларын түземсезлек белән көтә. Барыннан да бигрәк булачак беренче сыйныф укучылары сөенә, хәзер алар өчен яңа тормыш – мәктәп тормышы башлана. Алар балалар бакчасындагы уеннарын мәктәп дәресләренә алыштыруларына бик шат, чөнки алда аларны яңа белемнәр һәм шөгыльләр көтә . Мәктәп тормышы башлану белән аларның ваемсыз, рәхәт балачакларына ишекләр бераз ябыла төшсә дә, балалар яңа, зур һәм җаваплы тормышка әзер.
Мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акча район оешмалары һәм учреждениеләренең ярдәмчел хезмәт коллективлары, шулай ук битараф булмаган иганәчеләребез ярдәме белән тупланды.
Калган букчалар да хуҗаларына барып ирешәчәк, аларны балаларга мәктәпләрдә тапшырачаклар.

Хәйрия акциясе кысаларында быел Питрәч мәктәпләренең 153 укучысы, шуларның 75е – булачак беренче сыйныф укучылары, канцтоварлар комплекты белән портфельләр һәм спорт формалары алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, акция, мәктәпкә җыенырга ярдәм ит, спонсор, беренче сыйныф, портфель

2
X