Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокуратура хәбәр итә

Наркотикларга бәйле ике кешене машина йөртү хокукан мәхрүм итәләр

Наркомания белән авыручыларга транспорт чарасы белән идарә итәргә рөхсәт ителә, әмма моның өчен аларның кимендә өч ел дәвамындагы ныклы ремиссиясе булырга тиеш.
Әгәр машина йөртүченең сәламәтлеге начарлана икән, бу кешенең үзе өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә юлда куркыныч тудыра. Һәр мизгелдә игътибарсызлык, руль артында үз-үзен тотышы начар булу сәбәпле, юлларда юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы арта. Шоферның эмоциональ халәте һәрвакыт тигез һәм гармонияле булырга тиеш, ул чакта ул тыныч һәм адекват рәвештә юлдагы хәлне бәяли ала.
Наркоманиядән җәфа чигүче машина йөртүче аварияләр барлыкка килү, кешеләрнең тормышына, сәламәтлегенә һәм милкенә зыян китерү белән реаль куркыныч тудыра. Нәкъ менә шуңа күрә Питрәч районы прокуратурасы, сәламәтлекләре начараю сәбәпле, ике кешенең транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында гариза белән судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъва гаризалары каралды һәм канәгатьләндерелде. Суд карарлары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X