Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда бассейны, теннис мәйданчыгы булган мәктәп төзелә

Быел төп тема — РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 12 милли проектны гамәлгә ашыру.

Безнең республика барлык юнәлешләрдә дә актив эшли. Районда 7 милли проект кысаларында тормышка ашырыла торган 10 объект Питрәч муниципаль районы Советы депутатлары контролендә. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Усадьба Царево» торак комплексы территориясендә яңа зур мәктәп төзелә. Ә «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә Званка авылында яңа күп функцияле үзәк төзелеше тәмамланып килә, анда хәзер бизәкләү эшләре бара.

Званка авылында мәдәни-ял үзәге төзелеше бик кыска вакыт эчендә тормышка ашырыла. Эшләр җәен башланган иде, ә көз башына инде бина төзелеп беткән. Клуб бер катлы, әмма зур, объектның мәйданы - 350 квадрат метр. Төзүчеләр стенаны күтәреп, түбәне урнаштырганнан соң электриканы монтажлау эшләренә керешкән. Агынты су, төтен торбалары, пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелган.
Киләчәктә клубка китапханә, шулай ук төрле иҗади түгәрәкләр урнаштырырга планлаштыралар. Бик тиздән, төзүчеләр бизәү эшләрен озакка сузмаса, биредә төрле мәдәни һәм күңел ачу чаралары оештырыла башлаячак.
Ә «Усадьба Царево» торак комплексы территориясендә яңа мәктәп төзү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аны ярты ел элек, апрель аенда төзи башлаганнар. Мәктәпне 2020 елның сентябрендә ачарга планлаштыралар.
- Белем көнендә биредә беренче кыңгырау чыңларга тиеш. Шуңа күрә без тулы көчкә эшлибез. Объектны июль ахырында ук тапшырырга ниятлибез. Җайланмаларны монтажлау һәм җиһазлар кайтару кыска вакыт эчендә башкарылачак. Бүгенге көндә төзелешкә 110нан артык кеше җәлеп ителгән. Мәктәп бик зур. Мондый масштабтагы белем бирү учреждениеләре Казанда да күп түгел. Безнең прораблар объектның барлык нечкәлекләрен алдан ук өйрәнгәннәр, шуңа күрә әлегә без бернинди дә кыенлыкларга юлыкмадык. Финанслау да вакытында, - дип сөйләде төзелеш компаниясенең баш инженеры Искәндәр Насыйров.
Чыннан да, әлеге бинаның проекты уникаль һәм әлегә кадәр безнең районда мондый мәктәп юк иде дип ышанып әйтергә була. Ул 1224 урынга исәпләнгән. Традицион уку кабинетларыннан һәм спорт залларыннан тыш, проект буенча зур актлар залы, ике бассейн, төрле спорт төрләре өчен мәйданчыклар, теннис мәйданчыгы һәм ике лифт каралган, аларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен махсус урнаштырылачак.
Монолит эшләр тәмамланган, кирпечтән стена күтәрү эшләре ахырына якынлаша. Объектка электромонтаж эшләре белән шөгыльләнүче инженер хезмәтләр килгән инде. Беренче катларда гипсокартон корылмалар урнаштыра башлаганнар. Эшчеләр яңа ел бәйрәмнәренә тәрәзәләр урнаштырырга, бүлгечләр куярга һәм түбәне монтажлау эшләрен тулысынча төгәлләргә өметләнә. Ә гыйнвардан ук барлык эчке бизәү эшләре планлаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса