Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Гыйниятов: “Мин авылсыз яши алмыйм”

Заманында бер колхоз, бер авыл Советы булып яшәде безнең Чыты авылы күрше Иске-Йорт авылы белән.

Анда инде хәзер колхоз да, мәктәп тә юк. Әмма ләкин, авыл халкы бик дус, тату яши Иске Йорт авылында. Минем дә әлеге авылдан һәркемгә үрнәк алырлык дустым бар. Хәзерге көндә, гаиләсе белән Казанда яшәсә, шунда эшләсә дә, Иске Йортка кайтмый калган бер генә атнасы юк аның. Сүзем Россиянең спорт мастеры, 5 тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар Татарстан чемпионы, 20 ел рәттән Казан Сабантуе батыры Рөстәм Ярхәм улы Гыйниятов турында

- Мин авылсыз яши алмыйм. Авылга кайтып, тирес исен иснәп китсәм дә, күңелем була, - ди якташым.

Авылда, төп йортта бүгенге көндә әнисе Кәмәрия әби үзе генә яши. Менә шул төп йортта аның улы Рөстәм Гыйниятов, ит hәм йомырка өчен дә түгел, ә менә нәкъ күңел рәхәтлеге өчен, бүгенге көндә 15 төрдән артык кош асрый! Җылытыла торган итеп яңа сарай төзетеп, оялар ясатып, шунда гади йорт тавыгыннан алып, кыр үрдәгенә кадәр асрый. Шулар өстенә 50ләп куяны да бар әле аның.

Менә шундый, авыл җанлы кешеләр булганда, авыл бетми әле ул, ә киресенчә, яшәүгә омтыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса