Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси батырлык өчен Суворов медале

Мондый бүләкне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча безнең якташыбыз Иван Додосов алды.

Күптән түгел без батальон командирының яшь урынбасары турында язган идек. Ул Оренбург өлкәсенең Тоцк районында хезмәт итә. Ул казанышлары белән чикләнеп калмый, үзенең якташларын яңа уңышлары белән сөендерә.

Суворов медале Ватанны саклауда батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелә. Хәрби хезмәткәрләр коры җирдәге сугыш хәрәкәтләрендә, Ватанны саклау һәм Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен яклаган, хәрби хезмәт һәм хәрби дежурство вакытында, дәүләт чикләрен саклаганда, хәрби өйрәнүләрдә һәм маневрларда үзен күрсәткәне өчен дә бирелә.

Бөек рус полководецы исемендәге әлеге бүләк саф көмештән ясала. Яшь офицерның күкрәген шул медаль бизи. Ул солдатның данлы хезмәтен, батырлыгын исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса