Шәле авылында мөселман балалар Сабантуе узачак
Җәмгыять

Шәле авылында мөселман балалар Сабантуе узачак

Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне чакырып калабыз.

4 июньдә Шәле авылы мәйданында мөселман балалары өчен Сабантуй узачак. 

Кунакларны күңелле уеннар, конкурслар, бүләкләр көтә. Төп конкурс - велокросс булачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен пылау пешерәчәкләр.

Биредә дресс-код булачак: малайларга – түбәтәй, кызларга яулык киеп килергә кирәк.