Алга
  • Рус Тат
  • Шәледә “Без - 41 нче ел балалары” кичәсе үтте

    Илебез өчен бик әһәмиятле булган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә, Шәле мәдәният йортында, авыл ветераннар советы, китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә "Без - 41 нче ел балалары" кичәсе үтте.

    Бәйрәмгә бер тапкыр да, әти - дип әйтмәгән, аталары сугышка киткәндә, ана карынында калган, унсигез 41-42 ел балалары килгән иде. Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре башлап җибәрде. Җырлар, биюләр белән бәйрәм тагында ямьләнеп китте. Иң беренче сүз озак еллар авыл ветераннар советын җитәкләгән Абдрахимова Язилә Харис кызына, аннан соң авыл ветераннар советы рәисе Газимов Наил Исмәгыйл улына, китапханә мөдире Мөхәммәтшина Гүзәл Ризаветдин кызына һәм кунакларның үзләренә бирелде. Абый, апалар елый-елый сугыш елларында күргәннәрен сөйләделәр. Шул елларда җырланган җырларны башкардылар. Тәмле ризыклар белән әзерләнгән табын артында вакытның узганын сизми дә калдык. Соңыннан истәлек өчен фотога төштек.

    Кеше күңелен күрү өчен әллә ни күп кирәк түгел шул.

    Барыгызны да Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәбез! Исәнлек- саулык, тыныч, матур тормыш, бәхетле картлык теләп калабыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: