Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су яратулары хәрап иткән: Мишә елгасында ир белән хатын һәлак булды

Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең яллары фаҗига белән тәмамланган. Алар ял көннәрен районыбызның сулыклары янында уздырырга булганнар. Бу урын Шәле авыл җирлегендә ике бакча ширкәте арасында урнашкан.

Фото социаль челтәрләрдән алынды.


Йомшак ком, матур табигать, саф һава һәм тынлык күпләрне, бигрәк тә шәһәр халкын, Мишә яр буйларына җәлеп итә. Узган якшәмбедә бер яшь гаилә елга буенда  ял итәргә булган. Бу аларның гомерләренең  соңгы көне була, дүшәмбе иртәсенә алар  икесе дә  исән булмый инде. Ләкин бу хакта беркем дә белми кала, бәхетсезлек очрагы килеп чыккан, дип кем уйласын.  Ир белән хатынны Фидаил Әхмәтшин ерактан ук күреп алган, ул да  эссе булганлыктан шәһәрдән су коенырга кайткан була.

– Якшәмбе көнне төштән соң алар палатка җыеп, өстәл кордылар. Алар талашмадылар, шаулашмадылар, – диде ул.

Берничә сәгатьтән соң ул китә, ә пар шунда кала. Фидаил Шәледән булганга, биредәге урыннарны яхшы белә: уңайлы, комлы яр, матур табигать. Ир-ат хатыны белән ике көннән соң, сишәмбе көнне кабат монда килә. Алар елга буенда яткан бамперны күреп алалар. Нәрсәдер булган ахыры, дип ир-ат шул палатка янына бара, әмма аның янында беркем дә булмый, ул өстәлдә кибеп беткән ризыкларны, әле ачылмаган сулы шешәләрне күреп ала.  Монда күргәннәрдән чыгып, аларның китәргә җыенмауларын аңлавы кыен булмый, әмма үзләре кайда соң? Нәрсәдер булган дип фаразлый ир-ат. Танышы аша Фидаил Әхмәтшин полициягә шалтырата. Су төбен тикшергәндә, водолазлар  төнлә судан  биш метр тирәнлектән машина тартып чыгаралар. Аның эчендә ике кеше табыла.
Ачыкланганча, аларның мәетләре  бер тәүлектән артык шунда яткан.  Машинадагы видеорегистратор билгеле бер ачыклык кертергә мөмкинлек биргән.

– Алар уянгач машинага утырып, бакча ширкәтенә таба киткәннәр. Кире кайтканда яр кырыенда туктый алмаганнар, машина белән идарәне югалтканнар һәм елгага  барып төшкәннәр. Бәлки, газ һәм тормоз педальләрен бутаганнардыр, – дип аңлатма бирде Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закалов. 

Мөгаен алар  машинадан чыгарга да тырышканнардыр, әмма булдыра алмаганнардыр. Елганың бу урыны бик тирән була, өстәвенә транспорт чарасы түбәсе белән әйләнеп капланган.

1989 елда туган ир-ат һәм 1986 елда туган хатын-кыз суда  батып үлә. Алар Казанда яшәгәннәр. Редакция хәбәрчесе питрәчлеләр арасында һәлак булганнарны белүчеләрне таба алмады. Һәлак булган хатын-кыз социаль челтәрләрдә ире белән елга, күлләр һәм диңгезләр фонында  төшкән күпсанлы фотолар урнаштырган: Казанда Зур Лебяжье, Марий Эл республикасында Яльчик күле, Сочида Адлер, Төркиядә Алания. Локацияләренең берсендә Питрәчнең Гильдеево авылы да бар. Кыз бер  ел элек табигатьтә төшкән фотолар сериясе астында, “Тылсымлы ял көннәрендә” дип язып куйган: пар  учак янында кулга кул тотынышып тора, үрдәкләр йөзгән елгадан балык тоталар. Фотолардан күренгәнчә, алар су буенда ял итәргә бик яратканнар һәм шунда коточкыч үлем белән һәлак булганнар. Бу кешеләр үзләрен коткарыр өчен нинди тырышлыклар куйгандыр? Без инде моны беркайчан да белмәячәкбез. Нәкъ менә шундый фаҗигаләр һәркемгә сабак булырга һәм  иң мөһиме, кайда гына булсагыз да, вакытыгызны сыналган, тикшерелгән урыннарда гына үткәрергә, һәрвакыт, беренче чиратта, үз иминлегегез турында уйларга кирәклеген исегезгә төшерсәгез иде. Бер секундта җибәрелгән хата аркасында, кешене инде берни дә кире кайтара алмый.

Исегезгә төшерәбез, Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган бер генә сулык та юк. Сулыклар төбе тикшерелмәгән, анда  сезне  нинди куркыныч көтүе  билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса