Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сырлы таякчык

Шундый җайлы әзерләнә, үзе шундый тәмле...

Нәрсәләр кирәк була?

  • Сыр (моцарелла яки сулугуни булса яхшырак);
  • Йомырка – 2 шт (зуррак булса яхшырак);
  • Он - 3/4 стакан;
  • Сохари (панировочные сухари) - 1 стакан;
  • Төелгән сарымсак -  1 чәй кашыгы;
  • Тоз – 0,5 чәй кашыгы
  • Төелгән борыч -  0,5 чәй кашыгы (яки тәменчә);
  • Үсемлек мае - 0,5-0,7 л;

Ничек итеп әзерлибез?

1. Сырны калын һәм зур итеп озынча турыпочмак ясап кисеп чыгабыз.

2. Хәзер бер касәгә он салабыз.

3. Икенчесенә 2 йомырка сытып салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Сыеграк булсын өчен 2-3 аш кашыгы су яки сөт өстәргә була.

4. Өченче касәгә сохарины салабыз, аның өстенә бераз тоз, борыч һәм төелгән борыч, сарымсак сибәбез һәм яхшылап болгатабыз.

5. Һәр сырны башта онда, аннан йомыркада, аннан яхшылап сохарида әвәлибез.

6. Соңыннан сырлы таякчыкларны поднос яки тактага тезәбез дә, 40-50 минутка суыткыч камерага (морозильная камера) озатабыз.

7. Суыткычтан алгач, яңадан бер кат сохарида әвәләп алырга була.

8. Хәзер калын төпле таба яки кәчтрүлгә үсемлек мае салабыз һәм 160-170 С ка җиткәнче яхшылап кыздырабыз. Кызган майга 1-2 сырлы таякчыкны салабыз һәм алар алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

9. Алтынсу төскә кергән сырлы таякчыкларны майдан алып, кәгазь салфетка өстенә тезәбез. Бу май кәгазьгә сеңсен өчен кирәк.

10. Берничә минут шулай торгач, ризык әзер дә була!

11. Өстәлгә аны кетчуп яки башка берәр соус белән куярга, яшелчәләр, яшеллек ярдәмендә бизәргә мөмкин.
 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар