ТР прокуроры Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк
Җәмгыять

ТР прокуроры Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк

Алдан язылу кирәк

Сишәмбе, 12 мартта Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Питрәч районы Богородск авылында гражданнарны кабул итәчәк.

Чара Центральная урамы, 57Б/1 адресы буенча мәдәният йорты бинасында узачак. Сәгать 15тә башлана.

Алдан язылу өчен телефон: 8(843)-673-26-01.