Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Тәрәзәләрне ябып йөрегез, балагызны куркыныч астына куймагыз

    Яшь ярымлык бала өченче каттан тәрәзәдән егылып төшә. Бәхетсезлек очрагы узган җомгада «Царево» торак комплексында булган.

    Бала тәрәзәне ача, москит сеткага тотына һәм аның белән бергә аска егылып төшә. Күп кенә травмалар белән аны шунда ук реанимациягә озаталар.
    Кызганыч, мондый фаҗигаләр еш була, сценарий да бер үк - ата-аналар балаларын игътибарсыз калдыра, шул арада бала егылып төшә. Шуңа күрә балаларны мондый куркынычтан саклауның гади, әмма бик мөһим кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез.
    Балаларны беркайчан да караучысыз калдырмагыз. Балалар бик актив, аларга бары нәрсә кызык, шуңа күрә санаулы минутлар эчендә  алар күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
    Өйдә бала булганда  тәрәзәләрне ачык тотмагыз. Урамдагы тавышлар сабыйны кызыксындыра, һәм ул, һичшиксез, анда ниләр булганын карарга тели.
    Москит сеткаларга ышанмагыз, алар саклау өчен  билгеләнмәгән. Бала тәрәзәгә якын килә алмасын өчен урындыклар, диваннар, креслоларны тәрәзәгә якын куймагыз.
    Әйе, хәзер кызу һава торышы тора, һәм барлык тәрәзәләрне һәм ишекләрне төптән үк ачып куясы килә. Мөмкин булганча, тәрәзәләрне астан түгел, ә өстән ачыгыз. Аларга махсус фиксаторлар куегыз, алар балага тәрәзәне зур итеп ачарга мөмкинлек бирми..
    Һәм шуны исегездә тотыгыз, нәкъ менә без, олылар, балалар куркынычсызлыгы өчен җаваплы!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: