Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Учакны караучысыз калдырырга ярамый

Еш кына язын янгын коры үләннәр яну аркасында килеп чыга. Ул җирнең уңдырышлы катламына зыян китерә, үсемлекләр һәм хайваннар үлә. Җил нәтиҗәсендә ут корылмаларга яки транспортка күчәргә мөмкин.

Еш кына кеше сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташлый, табигатьтә шашлык кыздыра һәм күмерләрне сүндерергә оныта, пыяла савытларны җирдә калдыра, ул кояш астында бик нык кызарга мөмкин - ә болар барысы да янгынга китереп чыгара. Шуңа күрә питрәчлеләрдән гадәттән тыш сак һәм уяулык күрсәтүләрен сорыйм. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәгез.
Исегезгә төшерәм, биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан да ким булмаган арада, җилсез көнне генә учак ягарга мөмкин, утын яки күмер биеклеге сыйдырышлыкның 1/3 биеклегеннән артмаска тиеш. Учак ягачак урынны алдан ук ягулык материаллардан чистартырга кирәк. Ашыгыч очракка кул астында ут сүндергеч, су, көрәк, кошма булырга тиеш. Утны бер минутка да караучысыз калдырырга ярамый.
Коры үләнгә еш кына балалар шуклыгы аркасында ут каба. Ата-аналарның балаларга янгын куркынычы турында дами аңлатып торуы мөһим.
Янгын килеп чыгу куркынычын киметү өчен урамда җыештырырга - коры үләнне, чүп-чарны җыярга, үләнне чабарга кирәк.
Йортларыгызда янгын сүндергече булдырыгыз. Әгәр сез шәхси йортта яшисез икән, бакчагызда зур савытта су тотыгыз. Әгәр сездә суүткәргеч булса озын су сибү шлангы сатып алыгыз. Бу янгын сүндерүчеләр килгәнче янгынны сүндерергә яки аны тоткарларга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса