Явым-төшемле көндә аеруча сак булырга кирәк
Дәүләт автоинспекциясенең рәсми мәгълүматларына караганда, безнең илдә юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бере начар һава шартларына бәйле рәвештә килеп чыга. Күпләр мондый аварияләрнең сәбәбен начар һава шартларыннан түгел, ә машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең явым-төшемле көннәрдә юлда үз-үзләрен тотышыннан күрә.
Күп кенә шоферлар машиналары белән тиешенчә идарә итми, ә җәяүлеләр өстәмә куркынычсызлык чаралары күрми. Бөтенроссия җәмәгать фикерен туплау үзәге һәм "Имин хәрәкәт" эксперт үзәгенең уртак тикшерүләре нигезендә, шоферларның 70 процентка якыны начар һава шартларында тизлекне киметергә кирәклеген бик яхшы белә. Шулай да, машина йөртүчеләрнең күпчелеге бик начар һава шартларында гына тизлекләрен киметергә күнеккән, томанга каршы фараларны кабызу яки башка рәткә күчүдән тыелып калу турында бөтенләй дә оныталар.
Җәяүлеләр куркынычсызлыгы юлдагы күренүчәнлеккә бәйле, әмма моңа күпләр игътибар бирми. Җәяүлеләрнең 80 процентка якыны томанлы көннәрдә үзләрен аяз көндәге кебек тота. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, 9 проценты гына игътибар белән сак кына йөри, 5 проценттан да кимрәге яктылык кайтаргыч элементлардан файдалана.
Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе һәм эксперт үзәген мәгълүмати хуплау буенча Россия автоиминиятчеләр берлеге белән "Иминлек фаразы" социаль кампаниясен үткәрә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге акцияне үткәрү чорында машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында аңлату эшләре алып бара, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтәчәк. Алар әлеге акция, җәяүлеләр һәм шоферлар катнашында явым-төшемле көннәрдә булган аварияләр санын киметергә ярдәм итәр, дип өметләнә. Шулай ук, районның белем бирү учреждениеләрендә дә кайбер чаралар оештырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7600
-
4 март 2021 - 09:42Питрәч районында итекле хоккей буенча районның беренче ачык турниры узды Анда барлыгы 12 команда катнашты.7600
-
4 март 2021 - 08:56Безнең район сәламәтлек саклау буенча Татарстанда иң яхшылар өчлегендә Республика медицина учреждениеләре рейтингында без Казан һәм Саба районы белән 1-3 урыннарны бүлешәбез.8100
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
3 март 2021 - 12:48Питрәчлеләрне чаңгы ярышларына чакыралар5 мартта наратлыкта «Россия чаңгы юлы - 2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.161100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.131000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130300
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126700
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика