Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьләр өчен кызык гореф-гадәтләр әле онытылмаячак

Яшьләр үз тамырларын, мәдәниятләрен, рухи кыйммәтләрен оныта бара диючеләргә ышанмагыз. Юк сүз бу! «Сәяр» халык ансамбле моны инде берничә тапкыр исбатлады. Бу юлы туган авыллары Керәшен Сәрдәсендә алар беренче тапкыр өр-яңа - «Seyarfest» фестивале оештырдылар.

Сүз уңаеннан, яшь коллектив инде җиде елдан артык сәхнәдә. Нәкъ шуның кадәр ел элек авылның берничә укучысын иҗатка, музыкага, җырга һәм туган мәдәнияткә мәхәббәт берләштергән. Бүген аларның репертуарында заманча яңгырашта керәшен халык җырлары бик күп, шулай ук популяр эстрада композицияләре дә бар. Үрнәк алырлык кешеләре де бар: кечкенә генә авылда тагын бер халык ансамбле - «Чулпы» эшли.
Әлеге коллективта җырлаучылар барлык йорт эшләрен читкә куеп атнага берничә тапкыр (ә без, барыбыз да авылда яшәүчеләр, гади авыл йорт хуҗалыгында җәй көне күпме эш-мәшәкатьләр барын яхшы беләбез) репетицияләргә ашыга. Алар һәрвакыт алга омтыла, күзләрендә шатлык чаткылары балкый, халык юкка гына: «Халык йөрәге җырларда яши», – димәгәндер. Нәкъ менә керәшен җырына мәхәббәт аркасында гына яши бу иҗади коллектив.
- Без «Чулпы» ансамбле артистларының инде өченче буыны. Кызганыч, коллективка нигез салучылар хәзер исән түгел, алардан соң килүчеләрнең кайберләре әле сәхнәдә чыгыш ясый, ә безне, өченче состав дип әйтергә мөмкин, - дип сөйләде безгә ансамбльдә катнашучы Ольга Семенова. – Без «Сәяр» ансамбле уңышларына һәрвакыт шат, алар авылда тормыш уты кабызып җибәрәләр, халык иҗатына мәхәббәт уяталар, - диде ул.
Бүген «Сәяр» буыннар бәйләнешен тәэмин итә – алар үзләре тәҗрибә туплап, өлкән коллегаларыннан күп нәрсәгә өйрәнеп кенә калмыйлар, ә кечкенә балаларга да үрнәк күрсәтә. 2014 елдан бирле ансамбльнең «Елмай» балалар хореография төркеме барлыкка килгән. «Сәяр»дә катнашучылар балаларны халык биюләренә, җырларга һәм гореф-гадәтләргә өйрәтәләр. Алар да фестивальдә чыгыш ясады.
Иҗат юлы дәвамында коллективның республиканың башка районнарында да иҗатташ дуслары барлыкка килгән. Бу фестивальдә Кукмара районыннан кунаклар – Село-Чура авылыннан «Карендәшләр» ансамбле катнашты.
- “Сәяр”ләр безгә «Симек»кә килделәр һәм бәйрәмдә катнашучылар аларны бик яратып калды. Безне үзләренә чакыруларын бик шатланып кабул иттек, бу яшьләрнең кайда туганын, үскәнен, аларны кем тәрбияләгәнен күрәсебез килде, - диде ансамбль солистлары Лариса Александрова һәм Лариса Осипова.
- Мондый бәйрәмне оештыру идеясе әле күптән түгел генә туды, чөнки хәзер районда нәкъ менә керәшеннәр мәдәниятенә багышланган бәйрәмнәр алай ук күп түгел. Һәрбер яшь кеше кебек, безнең дә үзебезне, үз халкыбызның мәдәниятен күрсәтәсе килә, - диде «Сәяр» ансамбле җитәкчесе Айдар Мәннапов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Керәшен Сәрдәсе