Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Безнең хәбәрчебез Питрәч ковид-госпиталендә "кызыл зона"да булды

Безнең хәбәрчебезне дә саклагыч костюм кидереп, "кызыл зонага" керттеләр.

Ковид-госпиталь  район үзәк хастаханәсенең  йогышлы авырулар бүлеге  бинасында урнашкан. 

Төп ишектә «Чит кешеләргә керү тыела» дигән язу эленеп тора. Мин массакүләм мәгълүмат чараларыннан киләселәрен бөтенесенә дә хәбәр иткәннәрдер дип, туп-туры  бинага кереп киттем. Әмма исәнләшергә дә өлгермәдем, мине шунда ук чыгарып җибәрделәр.

Ярамый, монда керергә ярамый! Чыгыгыз! - диде ак халаттагы хезмәткәр.

Кем һәм каян килгәнемне зур кыенлык белән аңлаттым. Аннары  кайдан килүемне белгәч, ачуланудан туктап мине махсус бүлмәгә озатты, анда башка медицина хезмәткәре саклагыч костюм киендереп, төп бинага узарга рөхсәт итте. 


Мин күргән беренче нәрсә - 3 урынлык реанимация бүлмәсе булды, аның берсендә кеше ята иде. Авыруның койкасы янында табиблар җыелган һәм нәрсә турындадыр фикер алышалар. Алга таба киттем. Озын коридор, палаталар күп, һәркайсында 2-3 кеше ята. Бар җирдә тынлык, беркем дә сөйләшми. 

Хәерле көн. Сез монда ничек килеп эләктегез? Барысы да ничек башланды? – дип  сораша башладым җавап бирә алырлык пациентлардан.

 

15 октябрьдән температура 39,6 градуска кадәр күтәрелә башлады, төшмәде. Дару эчәм, кыска вакытка гына температура төшә, ә аннары тагын күтәрелә. Мине 50 процент җиңелчә зарарлану белән хастаханәгә салдылар, - диде Яңа Шигали авылында яшәүче Таһирә Гыйльфанова, үзе белән таныштырып.

Аннары дәваланырга булышкан табибларга елый-елый рәхмәтен белдерде. Мин аңа тизрәк терелүен теләдем һәм алга таба юнәлдем. 
Икенче кат. Барлык палаталарны диярлек карап чыктым һәм көтмәгәндә таныш тавыш ишетәм. Бу - Фәния Михеева, минем хезмәттәшем. Редакциягә эшкә килмәвенә инде 2 атна вакыт узды. Бүген иртән аны эш урынында сау-сәламәт күрермен дигән идем, кызганыч, аны хастаханә койкасында очратырга туры килде.

Үзегезне ничек хис итәсез, Фәния Сәйфетдиновна?

 

Хәзер хәлем ярыйсы инде, башта бик начар булды. Өйдә  ятканда башта температурам югары булды, аннары ул 37,5 кә төште һәм кабат 39га күтәрелде. Улым Казанга компьютер томографиясенә алып барды. Дарулар эчүне дәвам итегез диделәр, әмма алардан бөтенләй файда булмады. Сишәмбе көнне мине хастаханәгә салдылар, - дип хәле белән уртаклашты ул. – Монда медперсонал бик игътибарлы, көндез дә, төнлә дә карыйлар. Бер генә минутка да игътибарсыз   калдырмыйлар, - дип билгеләп үтте пациент.

Госпитальдә 5 табиб эшли, алар - реаниматолог, психолог, хирург, 2 терапевт, шулай ук 13 шәфкать туташы һәм 5 кече персонал хезмәткәре. Барлык медиклар да ковид-инфекцияле кешеләрне дәвалау өчен махсус укулар узганнар. Арсеналдагы җиһазлардан кислород концентраторлары, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары бар.
Медучреждениедә хәзер 20 кеше дәвалана, тагын 10 буш урын бар. Госпитальгә шунда ук эләкмиләр. Җирле табиб-инфекционист авыруларны җиденче шәһәр клиник хастаханәсенә компьютер томографиясенә җибәрә, чөнки безнең хастаханәдә бу аппарат юк, шунда ук  ПЦР-тестка мазок алалар. Аннары кире Питрәчкә  госпитализацияләү өчен кайтаралар. Бик авыр хәлдәгеләр Казанда  кала. 

Бездә 40 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге пациентлар ята, аларның һәрберсенең хәле төрлечә. Үпкәләренең зарарлану дәрәҗәсе 20дән 70 процентка кадәр тәшкил итә. Аларның монда күпме булачагы билгеле түгел. Коронавируска тискәре тест һәм гомуми халәт яхшырган очракта гына госпитальдән чыгарачакбыз, - дип ассызыклады госпиталь мөдире Айрат Гайфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса