Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районына Казан табиблары килде

    Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.

    Район халкы невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, кан тамырлары хирургыннан консультация ала алалар.

    Күчмә комплекс эчендә эскәмияләр һәм берничә изоляцияләнгән кабинет бар, анда 3-4 кеше керә. Барысы да гадәти медицина учреждениесендәге кебек. Бахиллар бирәләр, өс киемен киенү-чишенү бүлмәсендә калдыруны сорыйлар һәм регистратурага чакыралар. Регистраторда билгеле бер көнгә билгеләнгән пациентлар исемлеге бар. Әгәр сезнең мәгълүматлар исемлектә юк икән, сезне кире борып җибәрәләр. Шуңа күрә «Мобиль поликлиникага» эләгергә теләгән очракта, алдан ук үзеңнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә ул сезне кирәкле белгечкә язачак. Шулай ук алдагы тикшерүләрнең нәтиҗәләрен һәм анализларны үзегез белән алыгыз.

    Хәзер мобиль поликлиника Кощак авылында эшли. Көнгә бер табиб 25 кешене кабул итә. Һәркем үз проблемасы белән килә. Берәүләрне – йөрәк кан басымы югары булу, икенчеләрне – начар күрү, өченчеләрен баш авыртуы борчый. Казаннан табиблар килүе турында аларга җирле медицина хезмәткәрләре хәбәр иткән.

    Безгә нинди табиблар булачагын шәфкать туташлары хәбәр итте. Шуңа күрә язылдык та инде. Мин кардиолог, невропатолог янына килдем. Барысын да аңлаттылар, барысы турында да сорадылар, дәвалау билгеләделәр. Бик җайлы, беркая да барырга кирәкми, - дип билгеләп үтә пациентларның берсе Вера Гарятова.

    Кабул итүдә булганнан соң кайберләрен Казан хастаханәсенә өстәмә тикшерүгә җибәрәләр, кирәк булганда хастаханәгә салалар.


    Күчмә пункт расписаниесе:

    15 апрельгә кадәр - Кощак;

    18-29 апрель - ЛениноКокушкино;

    2-13 май - Шәле;

    16 майдан 27 майга кадәр - Көек.

    Ул җирле медучреждение каршында урнаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: