Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчтә балалар арасында туберкулез белән авыруны профилактикалау турында фикер алыштылар

Киңәшмә район үзәк хастаханәсендә узды.

Питрәч районы үзәк хастаханәсендә балалар бакчаларының, район мәктәпләренең шәфкать туташларының, ФАП фельдшерларының, педиатрларның балаларда туберкулез һәм аның иммунодиагностикасы буенча уртак киңәшмәсе узды.

Биредә үзара хезмәттәшлекнең яңа формалары тәкъдим ителде, алгоритмнар, тикшерелмәгән балаларны төрле мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренә кертмәү турында приказлар эшләнде.
Шулай ук фельдшерларны, шәфкать туташларын вакциналаштыру техникасына һәм иммунологик пробаларны дөрес куюга өйрәттеләр", - дип язалар хастаханәнең рәсми сайтында.

Җыелганнар алдында Республика туберкулезга каршы диспансерының фтизиопедиатры Теплова. Т.П.  һәм район педиатры Агафонова Г. Г. чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса