Алга
  • Рус Тат
  • Районда заманча дәвалау пунктлары эшләячәк

    Бөтен республика күләмендәге кебек үк районыбызда да яңа фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү һәм капиталь ремонтлау милли проектын гамәлгә ашыру уңышлы алып барыла.

    Планлы ремонт эшләре инде төгәлләнгән. Бик тиздән Күн һәм Пимәр авылларында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары ишекләрен ачачак.
    Бүген республика проекты нигезендә җөмһүриятебез район авылларында гражданнарга
    беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле шартлар тудыру максатында, модульле ФАПлар төзелә. Тиз арада торгызылучы модульле биналарны проектлау һәм төзү белән Азнакайның "Нефтемаш" заводы шөгыльләнә.
    Район газетасы битләрендә хәбәр иткәнчә, беренче фельдшерлык-акушерлык пункты Күн авылында торгызылды. Әмма Азнакай заводы күпсанлы заказлар булу сәбәпле, аны үз вакытында урнаштыра алмады.. Шуның өчен район башлыгы күрсәтмәсе буенча, аны Күндә үз көчләре белән торгызалар. Төгәлрәк итеп әйтсәк, район төзүчеләре төзеп бирә.
    Бүгенге көндә яңа пунктта җиһазлар кую көтелә. Ә Пимәр авылында иске медпунктны авыл кешеләре көче һәм актив эшләүләре белән сүттеләр. Аннары бөтен кирәкле әзерлек эшен башкардылар. Монда модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзелешен Казан подряд оешмасы алып бара. Төзүчеләр модульле биналарның капиталь биналардан төп өстенлеге - аларның эшләнү вакытында булуын әйтә. Ягъни тиз төзелүче ФАПларны әзер мәйданчыкта 10 көндә торгызырга мөмкин. Анда : процедура бүлмәсе, фельдшер кабинеты, авырулар өчен көтеп тору урыны, хуҗалык бүлмәсе бар. Соңгысы бөтен кирәк-ярак белән, шул исәптән фармацевт суыткычы белән җиһазланган. Фельдшерлык-акушерлык пунктындагы шартлар санитар таләпләргә җавап бирәчәк һәм бик уңайлы булачак.
    Тагын шуны да искәртеп үтү артык булмас, Пимәр авылындагы федьдшерлык-акушерлык пункты 230 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: