Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк
Сәламәтлекне саклау

Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.

Авыручыларның бераз артуы күзәтелә. Көн саен 1-3 очракка арта бара, әмма бу критик хәл түгел», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, әлегә чикләүләр кертү өчен нигез юк.