Бу юлы питрәчлеләр бишенче урында

Питрәчтә 2006 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә башгышлап, мәктәп укучылары арасында биатлон буенча район беренчелеге үтте.
Хоккей. Уфалылар - җиңүче
Өч көн дәвамында "Питрәч-Арена" боз сарае гөрләп торды. Яшь хоккейчылар бозда үзара көч сынашты, ә җанатарлар аларга уңыш теләде. Яшүсмерләргә тугыз гына яшь булуга да карамастан, алар яхшы уен күрсәтте. Турнир кунаклары турнирдан канәгать калды.
- Без әлеге турнирда катнашу өчен озын юл үттек, - диде Уфадан килгән җанатар Елена. - Безнең команда да улым Андрей уйный, аның өчен борчылдым. Шунысы сөендерә, без җиңдек. "Пестрецы" авыл командасының шәһәр командалары белән бер дәрәҗәдә уйнаулары гаҗәпләндерде безне.
"Молот" командасыннан (Пермь) Матвей Казаков хоккейчы булырга хыяллана:
- Мин өч яшьтән яраткан спорт төрем белән шөгыльләнәм, бозга һәрвакыт җиңү максаты куеп чыгам, һәрвакыт яхшы уен күрсәтергә тырышам. Кайчан да булса оста хоккейчылар командасында уйнарга хыялланам.
Турнирда Уфадан "Салават Юлаев" командасы җиңде. Ул барлык матчларда да җиңү яулады. Икенче урында "Дизель" командасы (Пенза), өченче урында - "Молот", дүртенче урында - "Ак Барс" (Казан), бишенче урында - "Пестрецы" (тренер Виктор Сорокин) һәм алтынчы урында - "Ижсталь" (Ижевск) командсы.
Безнең хоккейчылар бер уенда гына җиңде, "Молот" командасын - 4:1 исәбенә. Калган уеннарда оттырдылар: уфалыларга - 2:7, "Дизель" командасына - 1:8, "Молот"ка - 0:14, "Ак Барс"ка - 2:4 исәбенә.
Биатлон. Барысын да чаңгы юлы хәл итте
Стадионда наратлыкта Советлар Союзы Герое Василий Осипов исемендәге призга мәктәп укучылары һәм Казан машина төзелеше техникумы филиалы студентлары арасында биатлон буенча район беренчелеге үтте. Аны РО ДОСААФ оештырды.
Стартка 11 командадан 30дан артык яшь спортчы чыкты. Алар 3 километр (кызлар) һәм 4,5 километр (егетләр) арада ярышты. Ярышта катнашучылар беренче әйләнештән соң ятып, икенче әйләнештән соң баскан килеш пневматик мылтыктан аттылар. Мишеньга тидерә алмаган саен аларга штраф минутлары билгеләнде. Шуңа күрә барысы да мишеньгә тидерергә тырышсалар да, төз ата алмадылар. Нигездә призлы урыннар чаңгы юлында билгеләнде.
Җиңүче һәм призерлар: Гөлшат Кашапова (ШӘле), Алевтина Блаченова (Ленино-Кокушкино), Арина Сорокина (Пановка). Рифат Гайнуллин (Ленино-Кокушкино), Айзат Сафин (Казан машина төзелеше техникумы филиалы) һәм Альберт Мөхәммәтдинов (Ленио-Кокушкино).
Команда исәбендә ленинококушкинолылар беренчелекне алды, икенче урында - Шәле, өченче урында - Казан машина төзелеше техникумы филиалы командасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.18400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.20400
-
15 август 2022 - 09:10Пимәр авылыннан Рузиевлар гаиләсе питомник булдырганнар Бу эшне үзләре яратканга һәм, иң беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен эшли алар21600
-
15 август 2022 - 09:07Чүп үләннәрен ничек тизрәк черетергә? Җәй буе шактый чүп үләне утала, аны компостка салып барабыз. Әмма ул тиз череми, шулай күч булып ята. Аны ничек тизрәк черетергә?22900
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.18400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.9100
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.20400
-
15 август 2022 - 09:10Пимәр авылыннан Рузиевлар гаиләсе питомник булдырганнар Бу эшне үзләре яратканга һәм, иң беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен эшли алар21600
-
15 август 2022 - 08:24Йолдызлар питрәчлеләргә ни вәгъдә итә? Игезәкләрнең эшләре уңар, кызларга яңа мөмкинлекләр ачылыр21200
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230800
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.275300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**250900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234300
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.200900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика