Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ленино-Кокушкинода яшь спортчы-көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләделәр

Аларга акчалата премияләр тапшырылды.

(Сулдан уңга) Алмаз Галимҗанов, Рияз Сөнгатуллин, Илүзә Җәләлова, Радик Зиннәтов, Елизавета Демидова, Андрей Чиндин “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ административ бинасында. / Автор фотосы

Ленино-Кокушкинода Бөтенроссия һәм республика ярышларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшь спортчы-көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләделәр.

Аларны районда милли көрәш федерациясе рәисе, “Ак барс-Питрәч” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Радик Зиннәтов котлады һәм акчалата премияләр тапшырды. Ул үзе элек хоккей, футбол уйнаган, хәзер ат спорты белән мавыга. Бүләкләү вакытында спорт һәм физкультураның, бигрәк тә балалар һәм яшьләр өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Яшь көрәшчеләрнең уңышлары белән даими кызыксынуын әйтте, чөнки ул районның спорт тормышына битараф түгел, ул аны һәрьяклап хуплый, ярдәм итеп тора.

Югары категорияле тренер, район сабантуйларының өч тапкыр абсолют батыры, 2021 елда билбау көрәше буенча дөнья кубогының көмеш призеры Андрей Чиндинда кырыктан артык бала шөгыльләнә. Ул аларны ирекле көрәшкә һәм билбау көрәше белән шөгыльләнергә өйрәтә. Дөнья чемпионы Ксения Демидова да анда шөгыльләнә. Бүләкләнүчеләр арасында спорт мастерлыгына кандидатлар Ксениянең сеңлесе Елизавета Демидова һәм Илүзә Җәләлова бар иде.

Елизавета быел Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан чемпионы булды. Мамадышта республиканың соңгы беренчелегендә барлык көрәшләрдә җиңеп, лаеклы рәвештә чемпион исемен яулады. Илүзә дә быел ТР һәм Бөтенроссия ярышлары чемпионы булды, Россия беренчелегендә өченче урынны алды. Икесе дә сигез ел шөгыльләнә. Кызлар әйтүенчә, көрәш вакытында тактика һәм келәмдә тиз карарлар кабул итү кирәк, шуның белән көрәш аларны үзенә җәлеп итә.

Рияз Сөнгатуллин һәм Владислав Жестков Алмаз Галимҗановта көрәш белән шөгыльләнәләр. Рияз быел республика беренчелегендә икенче урынны яулады, төрле ярышларда җиңүче һәм призер булды. Аны көрәшкә әтисе Марсель Мансурович алып килә, ул үзе дә район җыелма командасы әгъзасы булып тора. Аның олы улы Инсаф район җыелма командасы составында егетләр арасында көрәшә, ә кечесе – җиде яшьлек Дияз быелТеләче районы ярышларында өченче урынны алды. Владислав Жестков Казан беренчелегендә өченче призер булды, шулай ук төрле ярышларда җиңүче һәм призер булып тора.

Ахырда яшь спортчылар һәм аларның тренерлары Радик Зиннәтовка игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше