Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Милләтләр кроссы-2021»дә 4000нән артык питрәчле катнашты

Ә нарат урманы стадионында стартка 500дән артык питрәчле чыкты.

Әйтергә кирәк, комплекслы спорт мәктәбе спорт залында һәм стадионда төрле яшьтәге тагын илледән артык кеше ГТО нормативларын тапшырды.

Ярыш көнендә  һава торышы яхшы булды. Дөрес, бераз салкынча иде, әмма стартка чыккан кешеләр салкынны сизмәде дә диярлек. Киресенчә, мондый һава торышы вакытында көзге урманда йөгерү үзе бер рәхәт. Бу хакта узышта катнашучылар үзләре дә сөйләде.
Әлбәттә, бу көнне коймак белән кайнар чәй комачауламас иде, әмма, кызганыч, бу юлы ярышлар  традицион сыйдан башка узды. Әлбәттә, бу сүз уңаеннан гына. Питрәчлеләрне күбрәк дистанцияне яхшы узып, ГТО нормативларын үтәү борчыды. Һәм барысы да уңышлы булды!
Ярышларны тантаналы шартларда район башлыгы Илһам Кашапов ачып җибәрде, ул катнашучыларга спортта һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде, әлеге ярышларның максаты җиңү түгел, ә катнашу икәнлеген билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, Илһам Миңнеханович үзе дә спорт ярышларында актив катнаша - «Россия чаңгы юлы», «Милләтләр кроссы». Алга китеп шуны әйтәм, район башлыгы бу көнне җитәкчеләр арасында җиңүче булды.
Стартка беренче булып 6-8 сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар чыкты. Биредә беренче мәктәптән Анастасия Горошина һәм Ленино-Кокушкинодан Азат Галиәхмәтов җиңү яулады. Өстәвенә, сигезенче сыйныф укучысы Азат җәйге биатлон буенча республика ярышларында призер булган иде.

Спорт белән мин дүрт ел шөгыльләнәм, көн саен 3-4 километр йөгерәм. Бу ярышларда призлы урыннар яуладым. Бүген кабат җиңүгә ирешүемә шатмын. Өстәвенә, дистанциядә көрәш соңгы метрларга кадәр барды. Питрәч мәктәпләреннән килгән көндәшләрем дә лаеклы ярыш күрсәтте, - диде фиништан соң ук җиңүче.

Югары сыйныф укучылары арасында кабат ленинококушкинолылар югарылыкта булды,  Ралинә Закирова һәм Азат Минҗанов җиңү яулады. Сүз уңаеннан, яшь спортчылар ГТО нормативларын да уңышлы тапшырдылар.
Хатын-кызлар арасында икенче ел рәттән җиңүче булып «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖдән Ирина Илюхина танылды. Ир-атлар арасында беренче тапкыр питрәчле Юрий Ярославцев җиңде.

Мин 2016 елдан бирле йөгерәм, - дип сөйли җиңүче, - бер атна дәвамында кичләрен йөз километрга якын арада йөгерәм. Йөгерү миңа көне буена дәрт бирә. Озын араларга йөгерергә яратам, ике тапкыр Казан марафонында катнаштым, шулай ук ярыммарафонда йөгерергә яратам. Район ярышларында да катнашырга булдым. Финишка беренче булып  килермен дип көтмәгән идем дә. Күп кенә көчле көндәшләрне узып киттем.

Ветераннар арасында чаңгы һәм кроссларда күп тапкырлар җиңүче питрәчле Илдар Гыйниятов, хатын-кызлар арасында җитәкчеләр арасында «Айгөл» балалар бакчасы мөдире Ләйлә Камалиева һәм «Татмедиа» АҖ филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Мифтахова иң яхшы дип табылды.
Массакүләм йөгерештән соң питрәчлеләр башка этапларда ярышуларын дәвам иттеләр: кыска дистанцияләргә йөгерү, граната ыргыту, бу ГТО нормативларын тапшыруга керә. 
Богородскидан Джана Бочкова, чараларда иң актив катнашучыларның берсе:

Мин ел саен нормативларны ике тапкыр, көзен һәм кышын тапшырам, гадәттә җәен уза торган ГТО фестивальләрендә катнашам. Көч күнегүләре, йөгерү, ату, йөзү, граната ыргыту, озынлыкка сикерү һәм башка төрләр буенча нормативлар тапшырам. Тиздән алтын значок алырга өметләнәм.


«Милләтләр кроссы» ярышларында калган призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
6-8 сыйныфлар арасында -  Фәнзил Галимбәков (2 урын, беренче мәктәп), Илнур Искужин (3 урын, икенче мәктәп), Каролина Яфарова (2 урын, икенче мәктәп), Дарина Зайцева (өченче урын, беренче мәктәп).
9-11 сыйныфлар арасында -  Илзина Рәхимова (2 урын), Анна Блаченова (3 урын, икесе дә Ленино-Кокушкинодан), Кирилл Погодин (2 урын, икенче мәктәп), Бәхтияр Мирсәетов (3 урын, беренче мәктәп).
Хатын-кызлар арасында  - Надежда Полякова (икенче урын, «Кыңгырау» балалар бакчасы), Рәсимә Арсланова (өченче урын, «Айгөл» балалар бакчасы).
Ир-атлар арасында - Данила Сорокин (2 урын, Яшьләр үзәге), Александр Буздалов (3 урын, ФСК «Крепость»).
Ветераннар арасында - Мансур Габделганиев (икенче урын, Питрәч), Йосыф Җиһаншин (3 урын, Кызыл Яшьләр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше