Турнир бер әйләнештә үтте.

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды, анда 14 команда катнашты. Турнир бер әйләнештә үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сигез команда район чемпионы исеменә һәм плей-офф сериясендә призлы урыннар өчен көрәшне дәвам итәчәк.
40 туп кертелгән соңгы, унөченче тур түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Ред Булл» — «Ман Сити» — 4:0, «Алгоритм» — «Ленино» — 2:8, «Фантом» — «Фамили» — 7:9, «Синара» — «Олимп» — 7:3.
Даими чемпионат тәмамланганнан соң турнир таблицасы түбәндәгечә: 1. 1. «Виктория» — 33 очко, 2. «Ленино» — 31, 3. «Ред Булл» — 29, 4. «Илай» — 26, 5. «Синара» — 23, 6. «Олимп» — 23, 7. «Балтика» — 21, 8. «Алгоритм» — 19, 9. «Ман Сити» — 19, 10. «Арарат» — 12, 11. «Фамили» — 10, 12. «Френдшип» — 6, 13. «Фантом» — 6, 14. «Фортуна» — 0.
Шунысы кызык, исемнәре «Ф» хәрефеннән башланган барлык дүрт команда да соңгы дүрт урынны яулады. «Арарат», «Френдшип» һәм «Фортуна» командалары ярышлар регламентын бозган өчен чемпионаттан алынды.
Даими чемпионатның иң яхшы снайперы һәм бомбардиры булып «Балтика» һөҗүмчесе Камил Нуриев танылды, ул 30 туп кертте һәм гол+пас системасы буенча 45 очко җыйды. Снайперлар арасында икенче урынны Ранель Саниахметов («Ленино») алды — 20 туп, өченче урында — Рамазан Кәримов («Илай») — 18 туп. Иң яхшы бомбардирлар арасында Рамазан Кәримов икенче урында — 30 очко (18+12), өченчедә – Алмаз Аширов («Синара») — 26 (14+12).
Плей-оффның беренче раундында «Виктория» — «Алгоритм», «Ленино» — «Балтика», «Ред Булл» — «Олимп», «Илай» — «Синара» очрашачак.