Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районы спорт яңалыклары

Баскетбол, волейбол һәм мини-футбол турында

Баскетбол. Безнең кызлар - өченче

Кама Аланында 2005 елгы аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Безнең кызлар (тренерлары Илгизәр Гыйлаҗев, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов) «Б» төркемендә өченче призлы урынны яуладылар. Паркет хуҗабикәләре республика чемпионнары булдылар, икенче урында Алексеевск командасы.


Волейбол. Лидер алышынды

Авыл яшьләре арасында район чемпионатында бишенче тур уеннары узды. "Олимп" - "Конь" - 2:0, "Янцевары" - "Кулаево" - 1:2, "Богородск" - "Кобяково" - 2:0, "Легион" (Шәле) - "Шали" – 2:0, "Иске Шигали" - "Феникс" - 2:0.
Әлеге уеннардан соң турнир таблицасын «Богородск» җитәкләде, аның активында 13 очко бар. Икенче урында колайлылар – 12, өченчедә - «Янцевары» - 11, дүртенче урында - "Олимп" - 10 очко.


Футзал. Лидерлар арасында ике команда

Шундый ук турнирда өченче тур уеннары узды. Биредә әлегә турнир таблицасы башында барлык өч уенда да җиңү яулаган ике команда 9ар очко җыйды.
"Тау Иле" 4:2 исәбе белән "Олимп"ны, "Барса" "КПРФ"ны 5:4 исәбенә отты. Өченче һәм дүртенче урыннарда "Атлетико" һәм "Стар", алар 7әр очко җыйдылар. "Атлетико" "Спортинг"ны - 11:4, "Стар"ны - 3:2гә, "Ред Булл" "Аврора"ны - 8:2, "Фрейдшип" - "Милана"ны - 3:1 һәм "Аякс "Феникс"ны - 9:5 исәбенә җиңде.
Бомбардирлар арасында да яңа лидер - Дмитрий Рубцов ("Атлетико") гол+пас системасы буенча 12 балл җыйды (10+2).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше