Алга
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләр Сочида

    Киләчәктә кышкы олимпия уеннары уздырылачак Сочида һәвәскәр командалар арасында Бөтенроссия хоккей фестивале булып үтте. Анда безнең районнан өч спортчы да катнашты.

    Уеннарга "Ак барс Страхование" җыелма командасы да барды. Алар арасында Питрәч ирләр җыелма командасы әгъзалары - Сергей Мошков, Александр Сорокин һәм Константин Игнатьев та бар иде. Татарстанлылар "Лига мечты" дивизионында чыгыш ясады. Анда барлыгы алты команда уйнады.
    Татарстанлыларга үз подгруппаларында көндәшләр - Мәскәүнең "Премьер"ы, Чабаксарның "ТУС"ы, Калтанның "Космос"ы, Ярославльнең "Фритэкс"ы
    Бер уенда гына оттырып, питрәчлеләр уйнаган команда, 5 нче урын яулады. Уртак җийүгә безнең хоккейчылар да өлеш кертте. Сергей бик яхшы уйнап, капкага ике алка кертә. Константин бер алка кертә һәм бер пас бирә. Саклаучы Александр исәбендә ике гол пасы.
    Туган якларына әйләнеп кайткач, егетләр тәэсирләре белән уртаклашмый булдыра алмады:
    - Без иң элек турнирны оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәтле. Булачак Олимпия уеннары башкаласына барып, андагы боз ареналарында уйнау безнең өчен зур дәрәҗә. Чөнки монда дөньяның иң көчле уенчылары уйнаячак. Без дүрт боз сараенда уйнадык. Болар: "Шайба", "Капля", "Снежинка", "Льдинка".
    Һәм тагын. Без совет хоккее легендасына әйләнгән хоккейчылар - Александр Якушев, Александр Кожевников, Андрей Коваленко, Алексей Касатонов һәм Александр Могильный белән бер кунакханәдә яшәдек. Могҗиза бит бу, бер уйласаң! - ди алар.
    Соңгы көнне зур матч булды. Анда совет һәм Россия хоккее легендалары "Любитель +40" төнге хоккей лигасы ветераннарының җыелма командасына каршы уйнады.
    Шунысы әһәмиятле, хоккей фестивале җиңүчеләренә Россия Президенты Владимир Путин үзе бүләкләр тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: