Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район спорт тормышы җиңүләргә бай

Күптән түгел авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге тәмамланды, анда «Виктория» комнадасы җиңү яулады. Сигез команда район кубогы өчен көч сынашты. Бер үк вакытта башка спортчылар районнан читтә хоккей һәм картинг буенча ярышларда үз көчләрен сынады.

ФУТБОЛ. "ЛЕГИОН" - КУБОК ИЯСЕ
Район кубогы өчен сигез команда көч сынашты, уеннар ¼ финалдан башланды. Әйтергә кирәк, барлык уеннар да киеренке рәвештә узды. Барлыгы сигез матч булды, аларның бишесе тигез исәпкә тәмамланды. Җиңүчене билгеләү өчен судьяларга матчтан соң пенальтилар үткәрергә туры килде.
¼ финал матчлары нәтиҗәләре: "МанСити" - "Атлетико" (икесе дә Питрәчтән) - 2:0, "Олимп" - "Аврора" (икесе дә Питрәчтән) - 4:3 (пенальти буенча), "Ак барс" (Татар Тау Иле) - "Легион" (Шәле) - 1:2 (пенальти буенча), "Арсенал" (Ленино-Кокушкино) - "Порто" (Питрәч) - 4:3 (пенальти буенча).
Ярымфиналда "Олимп" командасы "МанСити"ны - 3:2, "Легион" командасы "Арсенал"ны 3:2 исәбенә отты.
Өченче урынны "Арсенал" алды, ул "МанСити"ны 3:1 исәбенә җиңде.
Район кубогына "Легион" ия булды, ул пенальти сериясендә "Олимп"ны 3:2 исәбенә отты.
Бер генә матчта да җиңмичә, шәлелеләр үзенчәлекле рекорд куйды дияргә була, шуңа да карамастан, алар җиңү яулады.
Кубок матчлары футболчыларны да, җанатарларны да даими киеренкелектә тотуы белән кызыклы. Биредә матчның язмышы бер уенда хәл ителә, шуңа күрә уенчылар көчләрен кызганмыйча көрәшәләр.



ХОККЕЙ. БЕР ГЕНӘ ҖИҢҮ
"Пестрецы-2006" командасы Идел буе федераль округы беренчелегенә чираттагы уеннар үткәрде. Бу юлы ул үз бозында лиганың иң көчле командаларының берсе - Пензадан "Дизель" белән уйнады.
Беренче көнне кунаклар хоккейчыларны 11:2 исәбе белән тар-мар итте, ә икенче көнне бозда көрәш кызурак булды, беркем дә бирешергә теләмәде, нәтиҗәдә исәп тигез - 7:7, ә овертаймда кунаклар көчлерәк булды - 8:7. Шуңа да карамастан, көчле көндәш белән тагын бер очко яуланды.
Питрәчнең өч командасы Казан беренчелегенә уеннар үткәрде һәм бары тик бер җиңүгә генә иреште. "Пестрецы-2004" "Волны" командасын - 5:3кә җиңде, "Пестрецы-2008" командасы "Ак Бүре"гә (Казан) - 3:13, "Пестрецы-2011" "Арск-2011”гә - 2:3 исәбенә җиңелде.



КАРТИНГ. МАРСЕЛЬ - ДҮРТЕНЧЕ
Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе кубогына картинг буенча республика ярышлары узды. Стартка ике яшь категориясендә ярышкан ике йөздән артык яшь спортчы чыкты. "Хонда" классының беренче яшь төркемендә Питрәчнең икенче мәктәбе укучысы Марсель Гариповның приз өчлегенә эләгергә берничә секунд кына җитмәде, нәтиҗәдә, ул дүртенче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса