Алга
  • Рус Тат
  • Чаңгы юлы чакыра!

    8 февральдә наратлыкта "Россия чаңгы юлы - 2014" массакүләм чаңгы ярышлары узачак. 10 сәгать 30 минутта катнашучыларны теркәү була. Ярышлар сәгать 11дә башлана. Башта стартка яшь чаңгычылар чыгачак. Аннары эстафетаны өлкән сыйныф укучылары кабул итә. Алардан соң хатын-кызлар һәм ир-атлар юлга баса. Чаңгы ярышларын барлык ранг җитәкчеләре һәм ветераннары төгәлли....

    8 февральдә наратлыкта "Россия чаңгы юлы - 2014" массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
    10 сәгать 30 минутта катнашучыларны теркәү була. Ярышлар сәгать 11дә башлана.
    Башта стартка яшь чаңгычылар чыгачак. Аннары эстафетаны өлкән сыйныф укучылары кабул итә. Алардан соң хатын-кызлар һәм ир-атлар юлга баса.
    Чаңгы ярышларын барлык ранг җитәкчеләре һәм ветераннары төгәлли.
    Теләгәннәр аттракционнарда, уеннарда, конкурсларда катнаша ала, ә җирле талантлар кызыклы концерт программасы әзерләгән.
    Башка торак пунктларда да күп кеше катнашында чаңгы ярышлары булачак.
    Районда яшәүче барлык кешене чаңгы юлларында көтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: