Елдагыча район үзәгендә төп чыршыны ачу уңаеннан бәйрәм чарасы оештырыла. 25 декабрьдә кичке сәгать 4тә Балалар шәһәрчегендә районның унсигез метрлы төп чыршысы утларын кабызачак.
Питрәчлеләрне кызыклы мавыктыргыч программа көтә: карнавал шоу, яңа ел тамашасы һәркемгә күңелле мизгелләр бүләк итәр.
Әлбәттә инде, бәйрәм чарасының иң куанычлы мизгеле булып төп чыршының утлары кабыну тора. 6+