Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Чыты авылы ветераннары һәрвакыт игътибар үзәгендә

Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыенабыз. Безнең районда да бу чарага карата зур әзерлек эшләре бара, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә.

Безнең Чыты авылыннан сугышка барлыгы 326 ир-егет китә, шуларның 150 се генә кире әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Кызганыч, Җиңүнең 70 елллыгын бер генә ветераныбыз каршы ала. Ул Яруллин Габделкадыйр абый. Әмма ул да авылыбызда түгел, ә районда яши.

Бездә 34 тыл ветераны исәпләнә. Алар да елдан-ел азая гына бара. Төрле эштә хезмәт куеп, орден белән бүләкләнүче 4 кешебез бар. Алар - Минзифа Зиннәтова, Рәйхана Гыйләҗева, Миннулла Вәлиуллин, Габдулла Мөхәммәтов. Без Җиңү көненә әзерлек кысаларында тыл һәм хезмәт ветераннары, ирләре сугышта катнашкан тол хатыннар белән очрашулар үткәрдек. Өлкәннәр көннәрендә алар игътибарсыз калмый, аларга ашамлыклар җыелмасы таратыла. Авыл мәдәният йортында авыл җирлеге белән берлектә тыл һәм хезмәт ветераннары, авыл җирлегендә һәм мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр хөрмәтенә чәй табыны әзерләп, концерт күрсәттек.

Районда матур гадәт сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Без дә әлеге истәлекле көннәрне искә алмыйча калмыйбыз. Һәр елны 90 яшен тутырган өлкән кешеләрне, алтын парларны район башлыгы, район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә зурлап билгеләп үтәбез. Узган ел авылыбызның иң өлкән кешеләре Сәмигулла Сибгатуллин һәм Мәүлиха Нигъмәтҗанованы, 55 ел бергә гомер иткән парларны тәбрикләдек. Әниләр көне уңаеннан, ирләре сугышта катнашкан тол хатыннарны, Ленин ордены кавалеры Минзифа Зиннәтова, хезмәт ветераны Фәсахәт Фәхретдинованы чакырып, очрашу үткәрдек. Район мәдәният йортында үткәрелгән "Гаилә чыгышы" кичәсенә Миңнегөл Сәлахетдинова һәм Мөнәвәрә Һадиуллинаны кунакка чакырдык. Кукмарада Татарстан ветераннары арасында үткәрелгән республика үзешчәннәре зона фестивалендә Зәкия Гыйльманова белән катнаштык. Аннан диплом белән кайттык. Мин лаеклы ялга чыгып, авыл җирлегеннән эштән китсәм дә, һаман алар арасында кайныйм. Миңа авыл халкы төрле сорау-үтенечләре белән мөрәҗәгать итә, аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. Барлык чарларны авыл җирлеге белән берлектә, киңәшләшеп оештырабыз. Шулай ук ветераннар җирле мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Авыл мәдәният йортында кул эшләре түгәрәге оештырдык.

30 мартта тыл ветераннарына юбилей медале тапшыру тантанасы булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева аларга медаль һәм чәчәкләр тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин, ветераннар Советы рәисе буларак үзем ветераннарыбызны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләдек. Тыл хезмәтчәннәре исеменнән Миңнегөл Сәлахетдинова, Әлфия Мортазина, Равия Баһауова игътибар күрсәтүләре, олы бүләк өчен, шулай ук әлеге очрашуны оештыручыларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. Ветераннар өчен концерт күрсәттек һәм чәй табыны әзерләдек.

Алар әлеге очрашудан бик канәгать калды. Сугыш михнәтләрен кичергән өлкәннәребез тормыш күгебезнең һәрвакыт аяз, ил көнебезнең тыныч булуын теләделәр.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын исән-имин каршыларга язсын сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса