Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!

Һөнәри бәйрәмегез - Коткаручы көне уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, курку белмәс, батыр кешеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Алар үзләрен бик мөһим һәм җитди һөнәргә багышлаган, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау өчен җаваплы. Аларның хезмәте һөнәри осталык кына түгел, тиз арада эш итә белүне, олы фидакарьлек таләп итә. Сез көн саен тормышыгызны куркыныч астына куясыз. Иң яхшы сыйфатлар - ихтыяр көче, игелек, батырлык үрнәкләре күрсәтәсез.

Сезнең намуслы киеренке хезмәтегезне билгеләп, барыгызга да рәхмәт сүзләрен җиткерергә телим. Сез кешеләргә ярдәм итә беләсез, һөнәрегезгә тугрылыклы, шәфкатьле шәхесләр. Сезгә нык сәламәтлек, якты киләчәккә ышаныч, эшегездә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге телим.

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса