Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Надеждино авылында йөз урынга исәпләнгән яңа клуб булачак

Яңа авыл мәдәният йорты төзелешенә керештеләр инде

Район халкы өчен  авыл клублары һәрвакыт  мәдәни үзәк булды, анда  яхшы кәеф алырга,  күңелле ял итәргә була.

 Надеждино авылындагы клубның иске бинасы инде күптән гамәлдә түгел һәм авария хәлендә иде. Шуңа күрә аны сүттеләр, ә территорияне тигезләделәр. Бүген биредә яңа бина өчен фундамент төзү эшләре бара.
- Биредә бер  техника эшли – монолит фундамент астына траншея казый. Бу атнада монолит  нигез сала, фундамент блокларын кабул итә башлыйбыз. 14 көн дәвамында әлеге эшне тәмамлап, стенаны күтәрә башлаячакбыз, - дип сөйләде төзелеш оешмасының баш инженеры Айдар Гарифуллин.
Клуб 100 урынга исәпләнгән һәм аның мәйданы 300 квадрат метрдан артык булачак.
Болар барысы да «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аңа 12 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Объект типик проект буенча төзелә. Шундый ук бина Званка авылында да төзелгән. Надеждино авыл клубы бинасында шулай ук китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Төзелешне тәмамлау срогы ноябрь аена билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар