Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы яңа елга әзерләнә

Һәркемнең яраткан бәйрәме якынлашса да, әле һәрҗирдә дә Яңа ел алды әзерлеге сизелми. Оешмалар һәм предприятиеләр дә фасадларын һәм янәшәдәге территорияләрен бизәргә өлгермәгән әле. Шулай да Яңа елга әзерлек бара. Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә. Тиздән ул аллы-гөлле бизәкләргә күмеләчәк.

- Берничә көннән безнең ишегалдыбыз танымаслык булып үзгәрәчәк, - диде Питрәч 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары. Алар кар сыннары ясый иде. Кечкенә генә кар өемен күрсәтеп, менә монысы тычкан булыр ахрысы, дип аныклык кертте балалар. - Монда берничә җәнлек сыны бар инде, тагын булачак.
Питрәч 1 нче мәктәбе, берничә балалар бакчасы, коррекция мәктәбе янәшәсендә дә кар өемнәре, фигуралар күренә. Сүз уңаеннан, соңгысында шушы көннәрдә ниндидер хулиганнарның мәктәп каршысына ясап куелган кар сыннарын җимереп китүләреннән зарландылар. Кич белән соң гына бер төркем малайның берничә фигураны ватулары камерага да төшерелгән. Хәзер аларны кабат ясарга кирәк булачак.
Башка учреждение каршыларында да кар таучыклары калкып чыкты. Бик тиздән алар Кыш бабай һәм Кар кызларына, чыршыкай һәм төрле җәнлекләргә әвереләчәк. Әлбәттә инде, алар арасында 2015 елның символы - Ак кәҗә һәм Сарык булачак.
"Кояшкай" балалар бакчасы янәшәсендә дә кар сыннары ясау белән мәш киләләр.
- Без һәрвакыт үз мәйданчыкларыбызны бизәргә тырышабыз, - ди балалар бакчасы мөдире Татьяна Додосова. Ул Кар бабай сыны ясавын туктатып торып, безнең белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты. - Әлеге Яңа ел бизәкләре балаларга бик ошый. Барысы да әзер булгач, алар үзләренең әти-әниләре белән сыннар янәшәсендә фотога төшәләр. Без Кыш бабай, аның оныгын, ел символын ясыйбыз. Бу юлы бәхет алып килсен дип, кардан бәти сынын ясаячакбыз.
Һәрҗирдә Яңа ел чыршылары матур киемнәрен кия. "Төзүче+" оешмасы янәшәсендә дә яшел гүзәлкәйне бизәп куйганнар, аны боз коймалар белән әйләндереп алганнар. Балалар шәһәрчегенә Питрәчнең төп чыршысы урнаштырылган. Ул төрле төстәге шарлар, бантиклар, кыңгыраучыклар белән бизәлгән, иң очына йолдыз куелган. Ул якты нурлары белән сөендереп торачак. Чыршының энәләре һәм ботаклары ясалма материаллардан булуы да күңелне төшерми. Узган ел сатып алынган 18 метрлы пластмасс чыршының урман гүзәленнән һич тә аермасы юк. Ул ел саен күпме чыршыны саклап кала.
Хәзер Яңа елга әзерлек эшләренең кызган чагы. Бу чорда һәркем үзен тылсымчы итеп тоя ала, чөнки алар һәрҗирдә бәйрәм халәте тудыра. Атна ахырына районыбыз Яңа ел әкиятендәгечә, гүзәл манзара эчендә яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X