Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

Ремонт - бик җитди һәм мәшәкатьле эш. Аның турында һәркем хыяллана һәм түземсезлек белән көтеп ала.

Яңа елның беренче көннәрендә үк районда тагын бер бинага капиталь ремонт ясый башладылар - республика программасы буенча Колай авылындагы балалар бакчасы ремонтланачак. Шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә районда йортлар яңартыла.

Колайлылар ремонтка бик шат

Колайның "Кыңгыраучык" балалар бакчасы 1982 елда төзелгән, монда 35 ел буена бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган.

- Әлбәттә, бу елларда бинага косметик һәм вак ремонтлар ясалды, хәзерге вакытта ул бик тузган, аңа капиталь ремонт күптәннән таләп ителә иде инде, - диде балалар бакчасы мөдире Татьяна Зиновьева. - Республика һәм район җитәкчелеге ярдәмендә балалар учреждениесенең капиталь ремонт программасына кертелүен белгәч, бөтен бакчабыз белән куандык. Ремонт эшләре яңа елдан соң ук башланырга тиеш иде, шуңа күрә яңа ел утренникларын үткәрүгә безнең коллектив ата-аналар белән бергәләп бинаны ремонтка әзерли башлады. Икенче каттан барлык җиһазларны беренче катка күчердек, чөнки ремонт эшләрен икенче каттан башладылар. Безнең бакчада яшь ярымнан җиде яшькә кадәрге җитмеш бала тәрбияләнә. Алар өч группага йөри. Безнең коллективта барлыгы ундүрт хезмәткәр эшли.

Әлегә вакытлыча авырлыклар кичерәбез, балалар ата-аналары гаризалары буенча башка бакчаларга билгеләнде, нигездә, алар Питрәч һәм Богородск балалар бакчаларына йөри.

Төзүчеләр ремонт эшләрен беренче апрельгә тәмамларга ниятли, димәк, өч айдан яңартылган балалар бакчасы өй туен үткәрәчәк.

- Без ремонт эшләренә дүртенче гыйнварда керештек, - диде төзелеш оешмасы директоры Фаил Фәррахов, - беренче эш итеп, бинаның эчен демонтажлауга керештек, иске бүлмә такталарын сүтәбез, идәннәрне, ишекләрне, тәрәзәләрне куптарып алабыз. Шулай ук санузел, җылылык системасы, электр системасын алыштырачакбыз, тарттырылган түшәмнәр, яңа ишекләр эшләячәкбез. Идәннәр салачакбыз, язын, кар китү белән отмоска эшләячәкбез. Түбәне үзгәртеп эшләячәкбез, аны профнастил белән ябачакбыз.Демонтаждан соң ташчылар, штукатурлар, малярлар киләчәк. Шулай итеп, эшләр бер генә көнгә дә тукталып тормаячак. План буенча ремонт эшләре беренче апрельгә тәмамланырга тиеш, бу вакыт эчендә без ремонтны сыйфатлы башкарып чыгарга тиешбез.

Сергей Тарасов тәҗрибәле төзүче, аңа мондый эшләр яңалык түгел.

- Инде иртәгә үк ташчылар килергә тиеш, безнең бригада аларга эш фронты әзерли, без демонтаж белән шөгыльләнәбез. Без иске нәрсәләрне сүтәргә генә түгел, ә төзелеш чүп-чарларын да чыгарырга өлгерәбез. Балаларга һәм ата-аналарга уңайлы булсын өчен барысын да вакытында сыйфатлы итеп башкарырга тырышачакбыз, - диде Сергей.

Күпфатирлы йортлар ремонтлана

Торак хуҗалары үз фатирлары торышы турында үзе кайгырта. Ә менә уртак милек торышы һәм аның сакланышына һәрвакытта да йогынты ясап булмый. Иртәме соңмы һәр йортка капиталь ремонт таләп ителә. Мәсәлән, узган елда безнең районда алты күпфатирлы йорт ремонтланды. Пановка, Колай, Кощак, Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларындагы йортлар яңа төсмер алды.

- Быел районда әлеге программа буенча алты йорт ремонтланды. Бу Питрәчтә Яшьләр урамындагы 23 нче йорт, Кощак авылында Комсомол урамындагы 18 нче йорт, Колай авылында Профсоюз урамындагы 33 нче йорт, Пановка авылында Тукай урамындагы 6 нчы йорт, Ленино-Кокушкино авылында Гагарин урамындагы 8 нче йорт, Үзәк урамдагы 5 нче йорт, - диде "Питрәч" идарәче компаниясе җитәкчесе Энсар Сафьянов.

Һәр төрле бинага капиталь ремонт хуҗаның нинди төр эшләр башкарырга кирәк булачагын, шулай ук ремонтның күпмегә төшәчәген планлаштырудан башлана. Хәзерге вакытта әлеге йортларны капиталь ремонтлау буенча проект-смета документлары әзерләнә. Кайбер йортларда подъездларны, фасадларны яңарту, тузган түбәләрне алыштырып ябу, канализация, су белән тәэмин итү һәм электр энергиясе белән тәэмин итү системаларын ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса